Ко Ён Хи
Ко Ён Хи (кор. 고영희; 26 июнь 1952[1], Осака, Япония — 13 август 2004, Париж, Франция) — КХДҖдан актриса һәм биюче. Ким Чен Ирның хатыны һәм Ким Чен Ынның әнисе.
Ко Ён Хи 2004 елда Парижда күкрәк рагыннан вафат булган[2][3][4][5] (башка мәгълүматлар буенча, бер ел элек автомобиль һәлакәтендә һәлак булган[6]).
Шәхес культын урнаштыру омтылышлары
Ко Ён Хиның Корея-Япон чыгышы һәм аның бабасы Япония император армиясенең тегү фабрикасында эшләве Төньяк Корея җәмгыятендә Ко Ён Хиның статусын (сонбун) бик түбән итәр иде[1].
Шуңа да карамастан, Ко шәхес культын оештырырга берничә тапкыр омтылышлар ясалган[7]. Бу омтылышлар уңышсызлыкка очраган һәм 2008 елда Ким Чен Ирның йөрәк өянәгеннән соң туктатылган[1]. Аның чын исемен ачу халыкка начар сонбун бирер иде һәм Корея башлыкларының «чиста кан» идеясен җимерер иде[1]. Шуңа күрә Ким Чен Ир үлгәч, хатын-кызның исеме, Япониянең шәхси Кансай университеты профессоры Ли Ён Хван белдерүе буенча, КХДҖның дәүләт сере булып киткән[7]. Шул ук вакытта аны данлаганда «Бөек Ана» һәм башка исемнәр белән атаганнар.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Ko Young-ki. Happy Birthday, Koh Young Hee (2012-06-26). 29 март 2013 тикшерелде.
- ↑ Report: Kim Jong Il Living With Former Secretary — International News | News of the World | Middle East News | Europe News — FOXNews.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 декабрь 2011. Архивировано из оригинала 25 октябрь 2014 года.
- ↑ Kim Hyun. N. Korean leader names third son as successor: sources. — Yonhap, 15.01.2009
- ↑ North Korea’s secretive 'first family'. — BBC News, 15.02.2007
- ↑ N Korean leader’s lover «dead». — BBC News, 27.08.2004
- ↑ В Пхеньяне на месте автокатастрофы нашли тело жены Ким Чен Ира. — NEWSru.com, 08.10.2003. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 гыйнвар 2012. Архивировано из оригинала 28 июль 2012 года.
- ↑ 1 2 Cho Jong-ik. "Great Mother" revealed to World (2012-07-30). 1 июль 2012 тикшерелде.
Сылтамалар
- Ким Чон Ын 2017 елның 30 март көнендә архивланган.
- Bi mat ve nguoi phu nu duoc Kim Chang In sung ai 2017 елның 26 ноябрь көнендә архивланган.
- BBC News obituary 2021 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган.