Кызыл карлыган
Кызыл карлыган (кызылгат, гади карлыган, бакча карлыганы; лат. Ribes rubrum) — крыжовниклар гаиләлегеннән кече куаклык.
Бу җимештә пектин бик күп. Шушы матдә аркасында төрле ялкынсынулар, шулай ук шешләр барлыкка килү мөмкинлеге кими. Кызыл карлыган ашказаны-эчәк трактын, эч кибүне дәвалауда нәтиҗәле; аның авыртуны басу, үт куу, кан туктату сыйфатлары бар, организмнан зыянлы холестеринны чыгара. Бу җимеш канда гемоглобин дәрәҗәсен күтәрә, күңел болгану, косасы килүне киметә. Кызыл карлыган тир бүленеп чыгуны арттыра, ә тир белән артык тозлар, агулар, шлак бүленеп чыга. Бу җимеш терлек аксымын үзләштерүне яхшырта. Кан оешуын көчәйтә, аны кайбер аллергик авырулар вакытында тәкъдим итәләр. Составында йод булганлыктан, ул эндокрин системаны тәртипкә : китерергә булыша. Кызыл карлыганда дуплау матдәләре, А, С, Р, В1 В2 витаминнары, калий, тимер бар. Бу җимешләрнең согы — тонусны күтәрү өчен яхшы чара. Тик бар кешеләр өчен дә түгел. Аны ашказаны һәм уни- кеилле эчәк җәрәхәте, кискен гепатит, гастриттан интегүчеләргә, каннары начар оеша торган кешеләргә ашарга киңәш ителми.
Кызыл карлыган ярдәмендә атеросклерозны һәм кан йөреше системасын дәваларга була. Халык медицинасы мондый рецепт тәкъдим итә. 1 аш кашыгы җимешне сабаклары белән 1 стакан кайнар суда пешекләргә һәм төнәтеп суытырга. Көненә ярты стакан күләмендә 2 тапкыр эчәргә кирәк.
Классификация
Ак карлыган шулай ук йортлаштырылган кызыл карлыган булып тора. Гәрчә ул кызыл карлыганның татлырак һәм альбинос варианты булса да, ул аерым ботаник төр түгел[10].
Файл:Witte bessen (Ribes rubrum).jpg
Ак карлыган
Карлыган куакларына тулы кояш яктысына караганда уртача кояш яктысы ярый, һәм күпчелек туфрак төрләрендә үсә ала. Алар чагыштармача әз карау сорый торган үсемлекләргә керә һәм бакчаны бизәү өчен дә кулланырга мөмкин.
Сортлар
Голланд кызыл
Франциядә чыгарылган сорт. Уңышны күп бирә, кышка чыдам, гөмбәчек авыруларына бирешми, үзеннән серкәләнеп уңыш бирә. Карлыганнары соң өлгерә. Куагы биек, куәтле, яшь чагында туры торучан, картая төшкәч бераз җәенке. Яшь ботаклары аксыл-коңгырт төстә. Яфраклары эре түгел, карасу яшел, кабыкчалы, очлы, вак җыерчыклы. Карлыганнары уртачадан кечерәк зурлыкта, кызыл төстә, йомры яки армут сыман формалы. Кабыкчасы үтә күренмәле. Тәме әчкелтем.
Өстенлекләре: уңышы зур, кышка чыдам. Кимчелекләре: карлыганы вак, тәме уртача.
Кызыл хач
Америкада чыгарылган сорт. Уңышы бик зур (бер куактан 10 килограммга кадәр), суыкка чыдам, карлыганнары эре һәм тәмле булуы белән аерылып тора. Куагы уртача зурлыкта, җәенке, яшь ботаклары аксыл коңгырт. Яфраклары киң, кабыкчалы, җыерчыклы, тонык төстә, урта сеңерчәсе буенча бөгелгән. Карлыганнары эре (уртача авырлыгы 0,8–0,9 г), йомры, кызыл, үтә күренмәле.
Өстенлекләре: уңышы мул, карлыганнары эре һәм тәмле. Кимчелеге: агротехникага таләпчән.
100 грамм җиләктә азык кыйммәте
- Калорияләр — 56
- Энергия — 191,8 кДж
- Аксым — 1,3 г
- Тулаем алганда май (ингл. Total Fat) — 0,2 г
- Туендырылган май (ингл. Saturated Fat) — 0 г
- Тулаем алганда углеводлар — 7,9 г
- Шикәр — 7,9 г
- Натрий — 1,4 мг
- C витамины — 80 мг
- Тимер — 1,2 мг
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Linnaeus C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 1. — С. 200.
- ↑ Gwefan Llên Natur
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
- ↑ 1 2 3 4 Бельгийский список видов
- ↑ Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
- ↑ 1 2 3 4 Institute of Botany, Chinese Academy of Sciences List of plant species in China (2022 Edition) — 2022. — doi:10.12282/PLANTDATA.0061
- ↑ 林秦文, 肖翠, 马金双 中国外来植物数据集, A dataset on catalogue of alien plants in China [неопр.] // 生物多样性 — 1993. — Т. 30, вип. 5. — С. 22127. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2022127
- ↑ http://www.sabencia.net/nomenclator.php
- ↑ Красная смородина, archived from the original on 2012-05-15, retrieved 2011-04-30
Чыганаклар
- Бакчачы белешмәсе. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1983.