Кыргавыл кошлар
Кыргавыл кошлар (лат. Phasianidae) — тавыксыманнар отрядының зур гаиләлеге. Еш кына аерым асгаиләлекләргә бүленә.
13 см дан алып 190 см га кадәр зурлыктагы, 45 г нан алып 5 кг га кадәр авырлыктагы кошлар. Шүре сөякләре каурыйсыз, иркәкләрнең күбесенең аякларында типкечләре бар. Яхшы йөриләр, чабалар. Барлыгы 180 ләп төре исәпләнә. Ауразия, Африка һәм Америкада яшиләр. Бытбылдыклардан башкалары утрак кошлар. Башлыча үсемлек азык белән тукланалар. Күбесе — аучылык объекты.
Татарстанда очрый торган төрләре: соры көртлек һәм бытбылдык (бүдәнә).
Асгаиләлеклар
Хәзерге вакытта гаиләлек дүрт зур асгаиләлеккә бүленә:
- Күркәләр (Meleagridinae)
- Кыр тавыклары (Perdicinae)
- Кыргавыллар (Phasianinae)
- Урман тавыклары (Tetraoninae)
- ↑ 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 2005.
- ↑ 1 2 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3