Кыялы таулар
Кыялы таулар (ингл. Rocky Mountains) — Төньяк Американың Кордильера тауларында төп тау сырты. АКШ һәм Канаданың көнбатышында, төньяк киңлегенең 60 һәм 32° арасында урнашалар.
Кыялы таулар төньяктан көньякка таба Британия Колумбиясе вилаятенән (Канада) Нью-Мексико штатына кадәр (АКШ) 4830 км буе сузылалар. Аларның киңлеге 700 км кадәр җитәләр. Таулар Тын һәм Антлантик океаннар арасында табигый субүләр булып торалар. Кыялы тауларда Миссури, Колорадо, Рио-Гранде, Снейк, Арканзас һ.б. елгалар башланалар.