Күгеш (Мордовия)
Күгеш (рус. Акчеево) — Мордовиянең Ельник районына керүче татар авылы. Авыл советы үзәге урнашкан. Кабаново, Чүри, Шашка авыллары карый.
Авылда 1869 елгы Атемар дисәтинәсендә язылганча 11 йорт булган.
Рәсми (рус язуларында) авыл атамасы йомышлы татар Акчуриннар фамилиясеннән килә.
Танылган шәхесләр
- Зариф Мещеров, Дан ордены тулы кавалеры.
- Камил Таңгалычев (1968), Мордовиянең халык шагыйре, публицист, Мордовия дәүләт премиясе лауреаты.