Кәттәкурган

Кәттәкурган (үзб. Kattaqo‘rg‘on — «зур курган», рус. Каттакурган) — Үзбәкстандагы Сәмәрканд өлкәсенең шәһәре. Халык исәбе 76,5 мең кеше (2009) тәшкил итә. Шәһәр XVII гасырның ахырыннан билгеле.

Кәттәкурган Зәрәфшан елгасы үзәнендә, Сәмәркандтан төньяк-көнбатыштарак 76 км ераклыкта урнашкан. ТашкентКаган сызыгында тимер юл станциясе. Шәһәр янында Кәттәкурган сусаклагычы («Үзбәкстан диңгезе») урнашкан.

«Хлопкомаш», мамык тазарта торган, керпеч заводлары, май, сөт, ит һәм тегермән комбинатлары, ТЭЦ. Медицина, педагогика, планлы-икътисадый колледжлары, Сәмәрканд чит телләр институты карамагындагы 2 нче академия лицее. «Мәҗиди» үзбәк драма театры.

Халык саны
1897[2]1939[3]1959[4]1970[5]1979[6]1989[1]
10 08725 75934 07843 98053 35358 950

Искәрмәләр

  1. 1 2 СССР җанисәбе (1989)
  2. Рәсәй империясе җанисәбе (1897)
  3. СССР җанисәбе (1939)
  4. СССР җанисәбе (1959)
  5. СССР җанисәбе (1970)
  6. ССҖБ җанисәбе (1979)

Сылтамалар

Төркемнәр