Кәттәкурган

Кәттәкурган (үзб. Kattaqo‘rg‘on — «зур курган», рус. Каттакурган) — Үзбәкстандагы Сәмәрканд өлкәсенең шәһәре. Халык исәбе 76,5 мең кеше (2009) тәшкил итә. Шәһәр XVII гасырның ахырыннан билгеле.

Кәттәкурган Зәрәфшан елгасы үзәнендә, Сәмәркандтан төньяк-көнбатыштарак 76 км ераклыкта урнашкан. Ташкент — Каган сызыгында тимер юл станциясе. Шәһәр янында Кәттәкурган сусаклагычы («Үзбәкстан диңгезе») урнашкан.

«Хлопкомаш», мамык тазарта торган, керпеч заводлары, май, сөт, ит һәм тегермән комбинатлары, ТЭЦ. Медицина, педагогика, планлы-икътисадый колледжлары, Сәмәрканд чит телләр институты карамагындагы 2 нче академия лицее. «Мәҗиди» үзбәк драма театры.

Халык саны
1897[2]1939[3]1959[4]1970[5]1979[6]1989[1]
10 087↗25 759↗34 078↗43 980↗53 353↗58 950

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 СССР җанисәбе (1989)
  2. ↑ Рәсәй империясе җанисәбе (1897)
  3. ↑ СССР җанисәбе (1939)
  4. ↑ СССР җанисәбе (1959)
  5. ↑ СССР җанисәбе (1970)
  6. ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)

Сылтамалар

Төркемнәр