Көньяк Шетланд утраулары

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Гомуми мәйдан3687 км²
Иң биек ноктасы2300 м
South Shetland Islands Map.png

Көньяк Шетланд утраулары (ингл. South Shetland Islands) — Атлантик океанының көньягындагы янартау (вулканик) утраулары. Көньяк Американың көньягында, Дрейк бугазында урнашкан.

11 эре утрау, берничә вак утрау һәм кыялардан гыйбарәт. Мәйданы 3687 км². Җир өсте таулы, биеклеге 2300 метрга кадәр, зур өлеше кар һәм боз белән капланган. Җәен уртача температурасы +1,5 °C , кышын —10° тәшкил итә. Мох һәм лишайниклар үсәләр. Росс тюлене, диңгез мәчесе, диңгез филе бар. Даими яшәүче халык юк.

Утрауларга Аргентина, Бөекбритания һәм Чили (тиешенчә 1940, 1908 һәм 1943 еллардан) дәгъва итәләр. Утрауларда берничә илләрнең фәнни-тикшеренү станцияләре бар.

Утраулар 1819 елда инглиз диңгезчесе һәм сәяхәтчесе Уильям Смит тарафыннан ачылганнар.