Лакшмиканта Гыйбадәтханәсе, Калале
Файл:Rear View showing dravidian style sikhara over shrine and gopura over entrance in Lakshmikantha temple at Kalale.JPG
Һиндстанда, Карнатакада урнашкан Лакшмиканта Һинд дине Гыйбадәтханәсе, Дравид архитектурасы.
Лакшмиканта Гыйбадәтханәсе Калаледа Һинд дине (Вайшнава) гыйбадәтханәсе, Һиндстанда, Карнатака штатында Майсор районында Нанджангуд талукта авылда урнашкан. Гыйбадәтханә кимендә 18-енче гасырга карый һәм типик "Дравид" стилена карый. Гыйбадәтханә Карнатака штаты Һиндстанның Археологик Тикшерүе бүлегендә сакланып тора торган һәйкәл.[1]
Тарихы
Лакшмиканта гыйбадәтханәсе Майсор Патшалыгы Патшалары яклавы астында булган. Ул Майсорның Водеяр династиясенең Патша Додда Кришнараджа I тарафыннан якынча 1732 елда киңәйтелгән булган һәм грантлар алган.[2] 18-енче гасыр башында куәтле Калале гаиләсенең "Далавой" (феодаль лорды) Девараджия Рама Һинд дине Ходаеның массив металлик фигурасын соңгы елларында бүләк иткән.[3] Хәбиб, Хәсән һәм Сампатх буенча, 1791 елда, Майсорның де факто хөкемдары, Типу Султан көмештән дүрт чокырны, тәлинкәне һәм төкерү савытын ("падига"ны) бүләк иткән. Хәбиб һәм Хәсән раслаганча бүләкләрдә язмалар үзләре бүләкләр "Типу Султан Бахшаһ" тарафыннан ителгәннең шәһиде булып тора.[4][5][6]
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ Protected Monuments in Karnataka. Archaeological Survey of India, Government of India. Indira Gandhi National Center for the Arts. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 август 2012.
- ↑ Sampath, Vikram, (2008), Splendours of Royal Mysore, Chapter: The Dalavoy Regime AD 1704-1734, Section:Decline of the Wodeayrs, Rupa Publications,
- ↑ Conjeeveram Hayavadana Rao (Rao Sahib), Benjamin Lewis Rice (1930), p328, Historical, Government Press, Mysore
- ↑ Sampath, Vikram, (2008), Splendours of Royal Mysore, Chapter: The Sword of Tipu Sultan AD 1791-1799, Section:The Controversial Sultan, Rupa Publications,
- ↑ Habib, Irfan (2002), p118, Confronting Colonialism: Resistance and Modernization Under Haidar Ali & Tipu Sultan, Anthem Press, London, ISBN 1-84331-024-4
- ↑ Hasan, Mohibbul (1951), p360, History of Tipu Sultan, Aakar Books, Delhi, ISBN 81-87879-57-2