Лев Кузнецов

Лев Кузнецов (Лев Владимир улы Кузнецов, 5 март 1923(1923-03-05)13 август 1992(1992-08-13) (69 яшь)) — сынчы, БРның атказанган рәссамы (1976), Г. Сәлам (1976) һәм Салават Юлаев (1978) премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

Лев Владимирович Кузнецов 1923 елның 5 мартында Ләнкәрәнда туган. 1963 елда Ленинград каласындагы Репин исемендәге сынлы сәнгать, сын һәм архитектура институтын тәмамлый. 1963 елдан Уфадә яши һәм эшли.

Иҗаты

undefined

Төп әсәрләре: На привале, гипс тон., 1964. Гюльназира, известняк, 1964. Красный башкир, песчаник, 1967. Конница, гипс тон, 1964. Уралочка, кварц, 1967. Сибайлылар, алюминий, 1967. Революция һәм Граждандар сугышы геройларына бронза һәйкәл Уфада куелган, 1975.

Күргәзмәләре

  • Республика, Уфа, 1964, 1969, 1971, 1974, 1977.
  • «Социалистический Урал» зональ күргәзмәсе: Пермь, 1967; Чиләбе, 1969; Уфа, 1974.
  • РСФСР-ның автономияле республикалары рәссамнарының әсәрләре күргәзмәсе, Мәскәү, 1971.

Чыганаклар

  • История Уфы. Сб. статей, гл. 14. Башкирское книжное изд., Уфа. 1976.
  • Справочник «Художники Советской Башкирии». Автор-составитель Э. П. Фенина, Башкирское книжное издательство, Уфа-1979.

Искәрмәләр