Лейма Гбови

Лима Роберта Гбови (ингл. Leymah Roberta Gbowee; 1 февраль 1972 ел) — Либерияның тынычлык урнаштыру эшмәкәре, «хатын-кыз хокуклары һәм хәвефсезлеге өчен көрәштә һәм тынычлык урнаштыруда катнашкан өчен» Тавакуль Карман һәм Элен Джонсон-Серлиф белән тынычлык буенча 2011 елгы Нобель премиясе лауреаты[12].

Тәрҗемәи хәле

Лейма Гбови үзәк Либериядә туа. Беренче ватандашлар сугышы башлангач, 17 яшьлек Лейма илнең башкаласы Монровиягә күчә. Психологка укый һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан балалар белән эшли.

2002 елда социаль хезмәтче булып эшләп йөргән Гбови Либериядәге икенче ватандашлар сугышы барганда либерий хатын-кызларның тынычлык өчен хәрәкәтен оештыра. Хәрәкәт балык базарында эшләгән хатын-кызлар арасында башлана. Аңа Монровиянең торган саен күбрәк христиан һәм мөселман хатыннары кушыла бара. Гбови җитәкчелегендә хәрәкәт Либерияның ул чактагы президенты Чарльз Тейлор белән очраша һәм аның Ганадагы ил сөйләшүләрендә катнашу вәгъдәсен алуга ирешә.

Гбови Ганада Либерия хатын-кызлары төркеменә җитәкчелек итә. Делегация Аккрада президент сарае диварлары янында тавышсыз протест үткәрә. Шулай ук «җенси забастовка» (Аристофанның «Лисистрата» комедиясендә тасвирланган тынычлыкка ирешү ысулы) оештыра[13]. Протест акциясе барышында аны кулга алырга җыенганнарына, Гбови шәрә калып чишенү белән яный (Көнбатыш Африка мәдәниятендә бу иң көчле ләгънәт дип санала), һәм янау җиңә— аны кулга алмыйлар[14].

Лейма Гбови Комфорта Фримен белән бергә WIPNET хәрәкәтен (ингл. Women in Peacebuilding Network, «Женщины в Построении Мира») оештыра һәм президентка мөрәҗәгать чыгара.

Хәрәкәт төрле хөкүмәтләр вәкилләре белән тынычлык кору буенча уңышлы сөйләшүләр үткәрә[15].

Хәрәкәт тырышлыгы белән 2003 елда Либериядә икенче ватандашлар сугышын тәмамлауга ирешә һәм ил президенты итеп Элен Джонсон-Серлиф, Африка тарихында беренче хатын-кыз, сайлана.

Лейма Гбови — «конфликтларны хәл итү» специальносте буенча гуманитар фәннәр магистры, аны Виргиния Көнчыгыш Меннонит Университетында ала. Ул — Гананың Аккра шәһәрендә урнашкан "Тынычлык һәм иминлек буенча Африка хатын-кызлары берекмәс"нең башкарма директоры[16]. 2008 елда аның турында «Загони дьявола обратно в ад» дигән документаль фильм төшерелә[17].

Бүләкләре

  • 2007 — Джон Ф. Кеннеди исемендәге Гарвард дәүләт идарәлеге институтының Зәңгәр тасмасы
  • 2009 — Хатын-кыз хокуклары өчен Губер премиясе
  • 2009 — «Каһарманлык профильләре» премиясе
  • 2011 — Тавакуль Карман һәм Элен Джонсон-Серлиф белән бергә тынычлык буенча Нобель премиясе