Леонид Ярош

Леонид Владимирович Ярош (1957 елның 22 июне, Горица, Менск районы, Чернигов өлкәсе, Украин ССР, ССРБ) — совет, Россия шахмат композиторы.

Тәрҗемәи хәле

1957 елның 22 июнендә Украинаның Чернигов өлкәсе Менск районы Горица авылында туа[1].

Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый.

Казанның Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Шахмат һәм шашка сараеның беренче директоры.

Валерий Карпов һәм Станислав Галиәкбәровның укучысы.

Шахмат композициясендә казанышлар

1.а7 һәм төп вариантлар:
1…abФ 2.abФ Ф:b2 3.Ф:b3 Ф:а1 4.Л:f4#,
1…abЛ 2.abЛ Л:b2 3.Л:b3 Kр: c4 4.Фa4#,
1…abС 2.abС Сe4 3.С:f4 С:a8 4.Сe3(e5)#,
1…abК 2.abК К:d2 3.Фc1 Кe4 4.Кc6#.

1983 елда дөньяда беренче булып ортодоксаль композиция өчен иң авыр темаларның берсенә легаль мәсьәлә барлыкка китерә — «таск Бабсон», ул 100 ел дәвамында чишелмичә торган[2]. Соңрак бу темага тагын берничә композиция төзи. Шул ук 1983 елда басылып чыккан мәсьәлә дөнья шахмат композициясендә иң яхшыларның берсе дип таныла[3].

Леонид Ярош 60 шахмат композициясен барлыкка китерә, кайбер эшләр ФИДЕ Альбомына кертелә.

Россия җыелма командасы составында дөнья чемпионы (1992, 2004).

Россия җыелма командасы составында V команда дөнья чемпионатының бакыр призёры (V WCCT) (1993—1997).

Россия җыелма командасы составында ССРБ чемпионы (1992) һәм ССРБ команда чемпионатының бакыр призёры (1989), .

РСФСРның 8 нче шәхси чемпионатында 4 нче урынны ала. 17 нче ССРБ шәхси беренчелеге финалында катнаша, анда XX гасыр рекордына 1—2 нче урын бирелә[4]. РСФСР шәхси беренчелегенең 9 нчы вице-чемпионы.

Спорт җәмәгатьчелеге, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм спорт структуралары карары буенча Татарстан Республикасының иң яхшы ун спортчысы исемлегенә керә.

Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры[5].

«Могҗизалар кыры — 64» китабы авторы (Казан, 2003).

Әдәбият

  • Ярош Л. В. «Поле чудес — 64».— Казань: Татарское кн. изд-во, 2003.— 327 с.— ISBN 5-298-01177-2

Искәрмәләр

  1. Chess Composers.
  2. The Babson task // ChessBase — Первой ортодоксальной композицией (1980), формально выполняющей условия таска Бабсона, но нелегальной, была задача на мат в 5 ходов П. Дрюмара
  3. История «таска Бабсона»  [ингл.]
  4. Шахматы: энциклопедический словарь / гл. ред. А. Е. Карпов. — М.: Советская энциклопедия, 1990. — С. 467. — 621 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-85270-005-3.
  5. Аксенов Е. Наследники Наима аль-Хадима. // «Вечерняя Казань», № 115 (2845). Архивировано из оригинала 6 март 2014 года.

Сылтамалар