Лиллиан Гиш
Лиллиан Дайана Гиш (14 октябрь 1893 ел — 27 февраль 1993 ел) — Америка актрисасы, кино карьерасы 75 ел чамасы тәшкил итә, күбесенчә Дэвид У. Гриффитның тавышсыз фильмнарынан билгеле. Актриса Дороти Гишның апасы.
Биографиясе
Лиллиан Гиш 1893 елның 14 октябрендә Огайога Германиядан күчеп килгән гаиләдә туа. Атасы Джеймс Ли Гиш еш өйдә булмый, әнисе Мэри күп эшләргә мәҗбүр була. Биш яшендә сәхнәдә беренче адымнарын ясый. Сеңлесе Дороти белән җитәрлек үскәч, күчмә театр труппасына кушылалар.
Апалы-сеңел кинематографтагы юлын реклама һәм мелодрамаларда төшүдән башлый. 1912 елда Лиллиан Гиш Мэри Пикфорд белән таныша. Пикфорд аларны Дэвид У. Гриффитка тәгъдим итә, һәм «Biograph» белән контрактлар төзүдә булышлык итә. Янә Лиллиан Гиш Гриффитның «Яшерен дошман» фильмында төшә. Аннары «Милләт тууы», «Давыл ятимәләре» (1921), «Атылу», «Ватык шытым» (1919), «Көнчыгышка юл» (1920) фильмнарында төшә.
1920 елда актриса «Үз иреңне ясаганда» фильмын төшерә. "Biograph"тан соң Лиллиан Гиш «MGM» студиясы белән контракт төзи, «Богема» (1926) фильмында төшә. 1928 елда Гиш "MGM"дан китеп, театрга кайта. 1943-1945 елларда театр труппасы составында Америка буйлап турнега чыга.
Лиллиан Гиш Гриффит белән гомере азагынача була: 1948 елга кадәр үзен һәм хатынын карый. 40 нчы елларда актриса кайбер тавышлы фильмнарда төшә: «Комедиантлар» (1967), «Туй» (1978), һәм "Кояш астында дуэль" (1946) фильмындагы эше өчен «Оскар» номинациясен ала .
1970 елда Америка киноакадемиясенең кинематограф үсешенә салган өлеше һәм актерлык осталыгы өчен махсус призы, Америка киноинститутының гомуми иҗади өлеше өчен премиясе тапшырыла(1984).
Соңгы тапкыр актриса 1987 елда 93 яшендә Винсент Прайс һәм Бетти Дэвис белән бергә «Август китлары» фильмында төшә.
Лиллиан Гиш 1993 елның 27 февралендә 99 яшендә мәрхүм була. Актриса 1968 елда мәрхүм сеңлесе Дороти Гиш янында җирләнә.
Премияләре
«Оскар» 1971 — Киноакадемия алдында булган данлы эше һәм кино сәнгатенең үсешенә керткән өлеше өчен Мактаулы «Оскар» белән бүләкләнә. Америка кино сәнгате институты 1984 — «Бөтен гомере эчендәге казанышлары өчен» «Үз аллы күңел» 1988 — «Иң яхшы актриса» («Август китлары»)
Чыганаклар
- Лилиан Гиш. Кино, Гриффит и я / Пер. с англ. М.: Искусство, 1974. — 182 с.
- Комаров В.. История зарубежного кино. Том 1. Немое кино. — М.: «Искусство», 1965.
- Садуль Ж.. Всеобщая история кино. Том 1. — М.:"Искусство", 1958.
Сылтамалар
- Лиллиан Гиш (инг.) Internet Broadway Database сайтта
- ↑ de Pas L. v. Genealogics (ингл.) — 2003.
- ↑ Record #25403542 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
- ↑ http://projects.latimes.com/hollywood/star-walk/location/new-york/
- ↑ http://www.ottawastar.com/today-in-history-feb-27/
- ↑ Internet Movie Database (ингл.) — 1990.
- ↑ Lillian Gish // Internet Broadway Database (ингл.) — 2000.
- ↑ 1 2 http://www.aveleyman.com/ActorCredit.aspx?ActorID=6602
- ↑ http://www.aveleyman.com/OnThisDay.aspx?OTDMonth=10&OTDDay=14&OTDYear=2008
- ↑ performing-arts.ch / за ред. Швейцарский архив исполнительских искусств