Линда Бак
Линда Бак (ингл. Linda B. Buck; 29 гыйнвар 1947 ел, Сиэтл, Вашингтон) — Америка биологы, «ис сизү рецепторларын һәм ис сизү әгъзалары системасының оештырылуын» тикшергән өчен физиология һәм медицина буенча Нобель премиясе лауреаты (2004). Линда Бак лабораториясе эшләгән ысул ярдәмендә ачыклануынча, сизү системасы исләрне кодлауның комбинаторик схемасын файдалана. Вашингтон университетын тәмамлый һәм 2003 елдан шунда ук укыта. 2006 елда биолог Roger Brent'ка кияүгә чыга.
АКШның Милли фән академиясе (2003) һәм National Academy of Medicine (2006) әгъзасы. Америка сәнгать һәм фән академиясе (2008) һәм Америка фән үсешенә булышу ассоциациясе әгъзасы. Гарвард университетының мактаулы докторы (2015). Лондон Король җәмгыятенең чит ил әгъзасы (2015).
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- 1996 — Розенстил премиясе
- 2002 — Нейронаучная премия Перла−UNC
- 2003 — Гайднерның халыкара премиясе
- 2004 — физиология һәм медицина буенча Нобель премиясе лауреаты
Искәрмәләр
- ↑ Linda B. Buck // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ Linda Buck // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ NNDB (ингл.) — 2002.
Сылтамалар
- Анкилоз — Банка. — М., 2005. — С. 668. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 2). — ISBN 5-85270-330-3.
- Информация с сайта Нобелевской комитета [ингл.](ингл.)
- Линда Бак. Биография на сайте n-t.ru
- Linda B. Buck — Curriculum Vitae [ингл.](ингл.)