Лонг бугазы
Лонг бугазы (рус. пролив Лонга) — Врангель утравы белән Ауразия кыйтга арасындагы бугаз. Көнчыгыш Себер һәм Чукот диңгезләрен тоташтыра. Бугаз аша даталар алмашыну сызыгы үтә.
Озынлыгы 128 км, иң тар урынының киңлеге 146 км, өстенлек итүче тирәнлекләр 36-50 м. Ел дәвамында диярлек бозлар белән капланган.
Американ кит аулаучысы Томас Лонг хөрмәтенә аталган.