Лоранд Этвөш
Лоранд Этвөш (маҗар. Eötvös Loránd, 27 июль 1848[1][2][…],
— 8 апрель 1919[1][2][…] (70 яшь),
) — маҗар физигы, инженер, сәясәтче һәм педагог.
Язучы Йожеф Этвөш гаиләсендә туган. Будапешт, Көнигсберг һәм Һайделберг университетларында белем алган. 1871 елдан Будапешт университеты профессоры.1889-1905 тә Маҗарстан ФА президенты, 1891 дән Маҗарстан физика һәм математика җәмгыте президенты. 1891-1892 дә Будапешт университеты ректоры, 1894-1895 тә Маҗарстан дин һәм халык мәгарифе министры.
Гравитацион вариометрны (Җирнең гравитацион кыры параметрларын үлчи торган җиһаз) уйлап тапкан.[3] Инерт һәм гравитация массаларының тигез булуын эксперимент белән исбат иткән. Капиллярлык теориясенә, гравитациягә, геофизикага караган фәнни хезмәтләр авторы.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Мактьютор матиматика тарихы әрхибе
- ↑ 1 2 3 4 Roland, baron von Eotvos // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2021-04-18, retrieved 2020-05-15