Луиза Рэйнер
Тәрҗемәи хәле
Луиза Рэйнер 1832 елның 21 июнендә Англиянең Дербишир графлыгы Matlock Bath авылында туган[4]. Атасы – Самюэль Рэйнер, анасы – Анна Рэйнер (Мансер), алар икесе дә билгеле рәссам: Самюэль 15 яшендә Король Академиясе күргәзмәсендә катнашкан. Луизаның дүрт апасы һәм абыйсы да рәссам булган. 1842 елга кадәр Рэйнер гаиләсе туган авылында яши, соңрак Лондонга күченә.
1910 елда Луиза Танбридж Уэльста яшәгән апасына күчә, аннары Көнчыгыш Сассекс графлыгындагы Ст-Леонардс-он-Си (ингл. St Leonards-on-Sea шәһәрендә көн итә һәм шунда 1924 елның 8 октябрендә вафат була.
Сынлы сәнгатне өйрәнү
15 яшендә Луиза атасы аркылы сынлы сәнгатне өйрәнә башлый. Атасыннан тыш, Луизага Джордж Каттермоль, Эдмунд Ниманн, Дэвид Робертс, Фрэнк Стоун (ингл. George Cattermole, Edmund Niemann, David Roberts, Frank Stone; барсы да гаилә дуслары һәм рәссамнар) сынлы сәнгатьне өйрәнергә ярдәм итә. Күргәзмәдә катнашкан иң беренче сүрәте – "Элтон гыйбәдәтханәсе интерьеры" (ингл. The Interior of Haddon Chapel, 1852 елгы Король Академиясе Күргәзмәсе)
Акварель техникасы
1860 елда Луиза Рэйнер акварель техникасын куллана башлый. Бу техникада иҗат ителгән әсәрләре Хатын-Кыз Рәссамнары Җәмгыяте (ингл. Society of Lady Artists), Король Академиясе, Король Акварель Җәмгыяте (ингл. Royal Watercolour Society), Британия Рәссамнары Король Җәмгыяте (ингл. the Royal Society of British Artists) һәм башка оешмалар күргәзмәләрендә катнаша.
Искәрмәләр
- ↑ Record #93518391 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
- ↑ 1 2 3 4 RKDartists (нидерл.)
- ↑ 1 2 Louise Ingram Rayner // Benezit Dictionary of Artists (ингл.) — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- ↑ Simon Fenwick, ‘Rayner, Samuel (1806–1879)’, Oxford Dictionary of National Biography, Oxford University Press, 2004 accessed 14 Feb 2011