Люба Велич
Биографиясе
Люба Велич 1913 елның 10 июлендә болгар провинциясендә, илнең иң зур порты Варнадан ерак түгел зур булмаган Славяново авылында туган. Музыка белемен булачак җырчы бала чагында ук скрипкада уйнарга өйрәнеп башлый. Кызына җитди һөнәр бирергә теләгән ата-анасының таләбе буенча, София университетында фәлсәфә өйрәнә, параллель рәвештә башкаланың Александр Невский кафедраль соборында хорда җырлый. Соңыннан Люба Величкова үзенең вокаль осталыгын Вена музыка академиясында камилләштерә.
Софияда һәм Венада укыганнан соң Люба Велич 1936 елда беренче тапкыр Софиядә чыгыш ясый. 1937-1940 елларда Грац, Мюнхен һәм Гамбург калалары операсы солисты. 1946 елдан 1959 елга кадәр Вена дәүләт операсының төп солисты. 1949 елда Нью-Йоркта Метрополитен-операда чыгыш ясый, Зальцбург фестивалләрендә катнаша.
Рихард Штраусның «Саломея» операсында төп партия аның карьерасында күренекле роль була. 1944 елда Велич бу партияны композиторның 80-еллыгына аның җитәкчелеге астында башкара. Башка билгеле рольләре «Евгений Онегинда» Татьяна, «Дон Жуанда» Донна Анна, «Богема» операсында Мюзетта була.
Җырчының тавышы белән проблемалар барлыкка килгәннән соң, ул карьерасын оперетталар һәм фильм төшерүдә катнашып башлый. Люба Величның фильмографиясе барлыгы 26 кинотасманы үз эченә ала.
Люба Велич 1996 елда Венада вафат була, шәһәрнең Үзәк зиратында җирләнә.
Хәтер
- 2008 елда Вена урамнарының берсен аның исеме белән атыйлар.
Әдәбият
- Музыкальный энциклопедический словарь/Гл. ред. Г. В. Келдыш. — М.: Советская энциклопедия, 1990. — с. 99 — ISBN 5-85270-033-9
- Norbert Ernst Benke: Ljuba Welitsch. Edition Wien, 1994
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Ljuba Welitsch // Filmportal.de — 2005.
- ↑ LJUBA Welitsch // FemBio-Datenbank (нем.)
- ↑ Ljuba Welitsch // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ Library of Congress Authorities (ингл.) — Library of Congress.
- ↑ Record #19867464 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #119242036 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ performing-arts.ch / за ред. Швейцарский архив исполнительских искусств
- ↑ 1 2 Чешская национальная авторитетная база данных