Людмила Лозицкая

Лозицкая Людмила Алексей кызы (26 апрель 1924 ел16 апрель 2010 ел) — ССРБ һәм Россия театр актрисасы. РСФСР-ның халык артисты (1966).

1947 елдан алып 2010 елгача, 63 ел, А. В. Луначарский исемендәге Пенза өлкә драма театрында хезмәт итә.

Тәрҗемәи хәле

Людмила Алексей кызы Лозицкая 1924 елның 26 апрелендә Сарытау губернасының (хәзерге Пенза өлкәсе) Кузнецк шәһәрендә туган.

Кузнецк шәһәрендә 1-че урта мәктәпне тәмамлагач, токарь булып эшли, бер үк вакытта (1942-1947) урындагы театр студиясендә укый.

1942 елда Кузнецк драма театры сәхнәсендә беренче тапкыр К. М. Симонов пьесасы буенча «Парень из нашего города» спектаклендә Варя ролендә уйный.

1947 елдан — А. В. Луначарский исемендәге Пенза өлкә драма театрында, анда ул эшли башлагач америка журналистлары Джеймс Гоу һәм Арно д'Тюссо пьесасы буенча куелган "Глубокие корни" спектаклендә төп рольләрнең берсен ала. Туган театры сәхнәсендә артист 159 роль уйный, аларның күбесе шәһәрнең мәдәни тормышында якты күренеш булып тора[1].

Пенза өлкә һәм шәһәр халык депутатлары Советларына депутат итеп сайлана.

Пенза шәһәрендә Яңа Көнбатыш зиратының Дан аллеясында җирләнгән[2].

Театрдагы эшләре

  • «Бесприданница» А. Н. Островского — Лариса
  • «Лес» по пьесам А. Н. Островского — Гурмыжская
  • «Дни Турбиных» М. А. БулгаковаЕлена
  • «Барабанщица» А. Д. Салынского — Нила
  • «Маскарад» М. Ю. ЛермонтоваНина
  • «Власть тьмы» Л. Н. Толстого

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • ике Хезмәт Кызыл Байрак ордены
  • РСФСР-ның атказанган артисты (1957)
  • РСФСР-ның халык артисты (1966)[3].
  • Пенза шәһәренең мактаулы гражданы (16.06.1994)[4].
  • «Пенза каласын үстерүгә керткән эшчәнлеге өчен» истәлекле билге (2009).

Истәлеген мәңгеләштерү

2010 елның 21 декабрендә Пенза кала Думасы карары белән Пенза шәһәре Октябрьский районының яңа бистәсендәге урамнарның берсенә Пенза шәһәренең мактаулы гражданы Людмила Лозинскаяның исеме бирелә. Шәһәрдә «Лозинская урамы» барлыкка килә[5].

Искәрмәләр

  1. Игорь Шишкин, краевед, коллекционер, театрал. {{{заглавие}}} // «Улица Московская» : газета. — 2010. — № 15 (340). Архивировано 23 апрель 2012 года.
  2. Наталью Лаврову и её сестру похоронили рядом с Людмилой Лозицкой. Газета «Комсомольская правда» в Пензе // penza.kp.ru (25 апреля 2010 года)
  3. Мочалов В. А. {{{заглавие}}} // Пензенская энциклопедия / Гл. ред. Кирилл Дмитриевич Вишневский. — 2001. Архивировано 23 апрель 2012 года.
  4. Необходимо задать параметр url= в шаблоне {{cite web}}. Необходимо задать параметр title= в шаблоне {{cite web}}. [ ]. Архивировано 23 апрель 2012 года.
  5. Решение Пензенской городской Думы от 21.12.2010 № 504-24/5 «О присвоении наименований улицам города Пензы».

Сылтамалар