Лю Вэнь

Лю Вэнь (кыт. трад. 劉雯, гад. 刘雯, пиньинь: Liú Wén; 1988 елның 27 гыйнвары, Юнчжоу, Кытай) — Кытай супермоделе, Азиянең иң популяр моделе[1]. 2013 елда, бишенче урын алып, Forbes журналы версиясе буенча дөньяның иң күп түләнә торган модельләре исемлегенә кергән беренче Азия моделе була[2]; 2014 елда җиденче урынны алган[3].

Тәрҗемәи хәле

Лю Вэнь 1988 елда Хунань провинциясенең Юнчжоу шәһәрендә туа. Гаиләдә бердәнбер бала булган[4]. 2005 елда New Silk Road World Model Contest конкурсында катнаша, тик җиңә алмый, әмма үзенә игътибар җәлеп итә һәм тиздән подиумда эшли башлый. 2007 елда Кытай каталогына төшкәннән соң Карл Лагерфельд аңа игътибар итә[5]. 2008 елда Парижга күчеп килә һәм беренче профессиональ контрактка кул куя. Шул ук елда Париждагы югары мода атналыгында халыкара подиумда дебют ясый. 2009 елда Victoria's Secret йомгаклау күрсәтүендә катнашкан беренче Азия моделе була. 2010 елда, 70 күрсәтмә белән, француз Констанс Яблонскидан соң, ихтыяҗ буенча икенче дөнья моделе була. 2014 елның июнендә models.com сайты Лю Вэньны яңа супермодель дип таныган[6]. 2014 ел ахырына Лю Вэньның Weibo битенә 8 800 000 кеше язылган[7]/

Төрле вакытта Лю Вэнь түбәндәге күрсәтмәләрдә катнашкан: Chanel, Thierry Mugler, Balmain, Vionnet, Nina Ricci, Givenchy, Gucci, Derek Lam, Michael Kors, DKNY, Proenza Schouler, Oscar de la Renta, Jason Wu, Sportmax Code, Etro, Dolce & Gabbana, Francesco Scognamiglio, Kenzo, Hermes, Stella McCartney, Anthony Vaccarello, Paco Rabanne, Guy Laroche, Gareth, Louis Vuitton, Lanvin, Alberta Ferretti, Alexander McQueen, Anna Sui, Balengiaga, Barbara Bui, Cacharel, Carlos Miele, Carolina Herrera, Gap, Isaac Mizrahi, Jean Paul Gaultier, L'Wren Scott, Marc by Marc Jacobs, Matthew Williamson, Moschino, Naeem Khan, Narciso Rodriguez, Nicole Miller, Ohne Titel, Peter Som, Pollini, Rad Hourani, Rag & Bone, Ralph Lauren, Reem Acra, Richard Chai, Roberta Scarpa, Roberto Cavalli, Sari Gueron, Vera Wang[8].

2009[9], 2010[10], 2011[11] һәм 2012[12] елларда Victoria's Secret компаниясенең йомгаклау күрсәтүләренә чакырылган.

2017 елда Лю Америка Vogue тышлыгында барлыкка килгән икенче Кытай моделе була[13].

Искәрмәләр

  1. Открытие Китая. Влиятельные персоны fashion-индустрии Поднебесной
  2. The World’s Highest-Paid Models Of 2013
  3. Самые высокооплачиваемые модели мира — 2014: рейтинг Forbes
  4. «I will shoot as long as I can.» — Liu Wen. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 гыйнвар 2015. Архивировано 8 декабрь 2014 года.
  5. Liu Wen Birthday: January 27, 1988
  6. Models.com/rankings/
  7. Follow Me: Kate Upton Leads the Charge of Models Who’ve Gone Crazy for Social Media 2016 елның 2 декабрь көнендә архивланган.
  8. Лю Вэнь: FashionModelDirectory.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 гыйнвар 2015.
  9. Victoria’s Secret Fashion Show 2009 Gallery. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 гыйнвар 2015. Архивировано 1 май 2011 года.
  10. Victoria’s Secret Fashion Show 2010 Gallery, archived from the original on 2012-08-31, retrieved 2021-10-13 
  11. Victoria’s Secret Fashion Show 2011 Gallery. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 гыйнвар 2015. Архивировано 3 гыйнвар 2017 года.
  12. Victoria’s Secret Fashion Show 2012 Gallery. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2014. Архивировано 19 октябрь 2014 года.
  13. Vogue's 'diverse' March cover slammed as not so diverse. CNN. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2017.(үле сылтама)

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә