Ләкләкләр
Ләкләкләр (лат. Ciconia) — ләкләк кошлар семьялыгының кошлар ыругы.
Ләкләкләргә озын шәрә челтәрле тире белән аяклары хас. Томшыгы озын, туры, конуссыман. Алдагы бармаклар киң йөзү ярысы белән тоташтырган, бармаклар кыска, алсу тырнаклар белән. Башы һәм муенының кайбер урыннарда шәрә тире.
Аурупада ике төре очрыйлар: кара (С. nigra) һәм ак (С. alba); беренчесе кара-көрән каурыйлар белән капланган; икенчесе канатларыннан тыш ак каурыйлар белән капланган, томшыгы һәм аяклары кызыл. Күчмә кошлар, Урта Аурупага февраль һәм март айларында очып киләләр. Аурупадан тыш көнчыгыш ярымшарның башка урыннарда очрыйлар.
Төрләр
- Кара ләкләк (Ciconia nigra)
- Ак корсаклы ләкләк (Ciconia abdimii)
- Ак муенлы ләкләк (Ciconia episcopus)
- Малайя йонлач муенлы ләкләк (Ciconia stormi)
- Америка ләкләге (Ciconia maguari)
- Ак ләкләк (Ciconia ciconia)
- Кара томшыклы ләкләк (Ciconia boyciana)
- ↑ 1 2 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 2011.
- ↑ 1 2 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3