Ләкләк кошлар
Ләкләк кошлар (лат. Ciconiidae) — ләкләксыманнар отрядының кошлар гаиләлеге. Алты ыругыны һәм 19 төрене эченә ала.
Кошлар тропиклар һәм субтропиклардан тыш уртача зоналарда очрыйлар. Аурупада тик ике төре оялыйлар — ак ләкләк (Ciconia ciconia) һәм кара ләкләк (Ciconia nigra).
Ыруглар
- Ачык авызлы ләкләкләр (Anastomus)
- Ләкләкләр (Ciconia)
- Ияр томшыклы ябиру (Ephippiorhynchus)
- Ябиру (Jabiru)
- Марабу (Leptoptilos)
- Томшыклы ләкләкләр (Mycteria)