Ләкләксыманнар
Ләкләксыманнар (лат. Ciconiiformes) — кошлар отряды. Озын аяклы һәм озын муенлы, уртача һәм зур гәүдәле кошлар. Ләкләксыманнар күп вакыт төркемләп оялыйлар. Бер теше бер иркәк белән торалар. Төрле вак хайваннар белән тукланалар. Күчмә кошлар.
Татарстанда 6 төре очрый: ак ләкләк, кара ләкләк, зур күлбога, кече күлбога, зур ак челән, соры челән.
Семьялыклар
- Челән кошлар (Ardeidae)
- Китбаш кошлар (Balaenicipitidae)
- Ләкләк кошлар (Ciconiidae)
- Чүкечбаш кошлар (Scopidae)
- Ибис кошлар (Threskiornithidae)
- ↑ 1 2 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 2011.
- ↑ 1 2 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3