Магнит (кибет челтәре)

"Магнит" — Россиядә азык-төлек продуктлары сату буенча әйдәп баручы ваклап сату челтәрләренең берсе. Компания кибетләрне урнаштыру территориясе буенча лидер булып тора. 2018 елның 30 июненә булган мәгълүматларга караганда, компания челтәре 16 960 кибетне үз эченә алган, шуларның 12 503се — «йорт янындагы» форматында кибет, 244 гипермаркет, 213 «Магнит семей» супермаркетлары һәм 4 000 дрогер кибете. Сәүдә нокталары Россия Федерациясенең 2 808 торак пунктында урнашкан.

Кулланучыларга товарлар китерүнең оператив процессы куәтле логистика системасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Продуктларны сыйфатлы саклау һәм аларны кибетләргә китерүне оптимальләштерү өчен компаниядә 37 бүлү үзәген үз эченә алган челтәр булдырылган.

Компаниянең 6 меңгә якын автомобиль бар.

"Магнит» ваклап сату челтәре Россия Федерациясендә шәхси бизнесның иң зур вәкиле булып тора. Бүгенге көндә компания хезмәткәрләренең гомуми саны 270 меңнән артык кеше тәшкил итә.

Штаб-фатиры-Краснодар шәһәрендә.

  1. 1 2 FY 2020 Audited Financial Results (ингл.)Magnit, 2021. — P. 73.

Төркемнәр