Макквори утравы

Макквори утравы (ингл. Macquarie Island) – Тын океанның көньяк өлешендә, Тасманиядән 1500 км көньяктарак урнашкан кече утрау. Мәйданы – 128 км². Климаты субантарктик. Тундра үсемлекләре үсә. Хайваннардан пингвин, альбатрос яши; утрауның төньяк өлешендә диңгез филе яткылыклары бар. Утрау 1810 елда Фредерик Һасселборо тарафыннан ачыла; исеме Яңа Көньяк Велс колониясе губернаторы Лаклан Макквори хөрмәтенә бирелә. 1997 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә.[1]

Искәрмәләр

Төркемнәр