Малай архипелагы

Мала́й архипела́гы (малайз. Kepulauan Melayu) — дөньяда иң зур архипелаг. Архипелаг составында Зур Зонд, Кече Зонд, Молук, Филипин һәм башка кече утраулар. Иң зур утрау — Калимантан — 743 330 км² һәм Суматра — 473 000 км². Кеше иң күп яшәгән утрау — Ява — 140 млн кеше.

Утрауларда 330-дән артык янартау, шуларның якынча 100 — гамәлдәге янартаулар. Иң билгелесе — Кракатау.

Малай архипелагында тулысынча диярлек Индонезия урынлашкан[1], Малайзия (өлешчә), Бруней, Көнчыгыш Тимор һәм Филипин.

Искәрмәләр

  1. Индонезия архипелагка карамаган Яңа Гвинея утравының яртысын били