Марал ишан исемендәге мәчет

Марал ишан исемендәге мәчет (рус. Мечеть имени Марал-ишана) — шулай ук Ак мәчет буларак билгеле, Казакъстанның Костанай шәһәренең үзәк һәм иң борынгы мәчете.

Ике катлы мәчетнең ярымтүгәрәк чыгынтысы балкон белән тәмамлана, аннан мөселманнарны намазга чакыралар. Мәчетнең биеклеге 6 метр һәм ике яруска бүленә: өске каты җирле байлар, ә аскы каты ярлы мөселманнар өчен[1].

Тарих

1893 елда, Кустанай шәһәренең җәмигъ мәчете буларак, җирле татар бистәсендә яшәүчеләр акчасына төзелә. Мәчет төзелешенең төп иганәчесе сәүдәгәр Габделвәли Яушев  [рус.] була. 1906 елда, Габделвәли үлгәннән соң, мәчеткә аның энесе Муллагали Яушев ярдәм итә[2][3].

1931 елда мәчет бинасы клуб һәм кинотеатр итеп үзгәртелә.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында мәчет эвакуация пункты итеп үзгәртелеп корыла, анда Ленинградтан эвакуацияләнгән кешеләрне урнаштыралар.

Сугыштан соң мәчет бинасында яшь тамашачылар кинотеатры эшли.

1986 елда бина Кустанай өлкә филармониясенең концерт залы итеп үзгәртеп корыла.

1991 елда бина шәһәрнең мөселман җәмгыятенә кире кайтарыла, генераль реконструкция ясала.

2002 елда мәчеткә галим Марал ишан Корманулы исеме белән атала.

2016 елда мәчетне, авария хәлендә булу сәбәпле, ябалар[4].

2017 елда мәчет «Казакъстанның сакраль урыннары» исемлегенә[5] һәм Кустанай өлкәсенең тарих һәм архитектура һәйкәлләре реестрына кертелгән[1].

2018 елның 17 апрелендә Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте мәчетне, тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия булу сәбәпле, Кустанай өлкә тарих-туган якны өйрәнү музее балансына тапшыра[6].

2018 елда, мәчетнең тарихи йөзен кайтару максатыннан, реконструкция эшләре башлана. Фасадның төсе үзгәртелә, барлык манаралар 3 метрга биегрәк итеп күтәрелә, гөмбәзләренә беренчел йөзе кайтарыла, шулай ук иң беренче ишекне торгызалар. Реставрациягә 140 миллион казакъ тәңкәсе сарыф ителә[7].

2022 елның 30 декабрендә, реконструкция эшләреннән соң, мәчет кабаттан ишекләрен ача[8].

Шулай ук карагыз

Галерея

Искәрмәләр

  1. 1 2 Мусульманская мечеть. kostanay.kostanay.gov.kz. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 май 2020.
  2. О мечети, служителях и меценатах Архивная копия от 29 июль 2020 на Wayback Machine — «Наш Костанай». 21 ноября 2013 года (цитата по порталу «Костанай и костанайцы»)
  3. Мечеть имени Марал Ишана. Прогулки по достопримечательностям Костаная. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2020. Архивировано 7 апрель 2020 года.
  4. В Костанае спустя шесть лет открылась мечеть имени Марала Ишана.
  5. Как старинная костанайская мечеть была клубом рабочих и приютом для ленинградцев. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 октябрь 2024. Архивировано 24 сентябрь 2024 года.
  6. НГ: Содержать «Ак мечеть» Костаная после ее реставрации намерено Духовное управление мусульман Казахстана: Общество, Содержать «Ак мечеть» Костаная после ее реставрации намерено Духовное управление мусульман Казахстана. www.ng.kz. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 май 2020. Архивировано 25 май 2020 года.
  7. НГ: Минареты стали выше, купола - ярче. Восстановление первоначального облика мечети Марала ишана обошлось в 140 млн тенге. www.ng.kz. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 май 2020. Архивировано 13 май 2020 года.
  8. 130-летняя историческая мечеть Костаная возобновила работу. www.azan.kz (1 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июнь 2025.