Марис Штромбергс

Марис Штромбергс (лтш. Māris Štrombergs; 1987 елның 10 марты, Валмиера) — Латвия велоузышчысы, веломотокросс дисциплинасында ике тапкыр олимпия чемпионы (2008, 2012).

Тәрҗемәи хәле

Марис Штромбергс 1987 елның 10 мартында Валмиерада туа. Марисның беренче тренеры — Раймондс Чесникс, аннары аны Иво Лакуч алыштыра. Штромбергс сүзләренчә, Иво Лакуч аңа үз көчләренә ышанырга ярдәм итә һәм күп кенә әйберләргә мөнәсәбәтне үзгәртә[1].

Штромбергс филиппиналы Наташа Паулога 2016 елның ноябрендә өйләнә. 2018 елның җәендә Марис әти була: малае туа, аны Рио Джеймс дип атыйлар[2].

Карьера

Марис Штромбергс 2008 елның май аенда Алманиядә Европа чемпионы була[3], ә бераздан соң дөнья чемпионатында алтын медаль ота[4]. Август аенда ул Пекинда велосипед мотокроссында олимпия чемпионы була[5]. Марис Штромбергс веломотокросс велоузышы тарихында беренче олимпия чемпионы һәм гимнаст Игорь Вихровтан соң бәйсезлек торгызылганнан соң Латвия тарихында икенче олимпия чемпионы була[6]. Маристан тыш, Латвиянең бер генә спортчысы да бу титулларны бер сезонда яулый алмый[7]. «Sporta Avīze» журналы версиясе буенча, 2008 елда Марис Латвиядә иң популяр спортчы була[8].

Штромбергс АКШта алдагы сезонын үткәрә, анда 11 ай дәвамында Америка велоспорт ассоциациясе үткәргән велосипед марафонында чыгыш ясый. Ул дөнья чемпионатында чыгыш ясый, әмма дүртенче була һәм титулны яклый алмый[9]. Ул АКШта дәрәҗәле узышта җиңә[10], ә финалда Штромбергс өченче була[11]. 2009 елда «Nora Cup» призын ала[12] — велосипед мотокроссында бу бүләк киноиндустриядә «Оскар» кебек[9].

2010 елда Штромбергс янәдән дөнья чемпионатында җиңә[13]. Ул икенче ел рәттән «Nora Cup» призын ала[14], ә аннары Франциядә Суперкросс буенча дөнья кубогын ота[15].

2011 елда Штромбергс имгәнү ала, җәйгә төзәлләнә. Июль аенда ул Солт-Лейк-Ситида узышта катнаша һәм өченче урын ала[16]. Берничә атна узгач, ул дөнья чемпионатында катнаша, анда дебют ярышларында сигезенче урынны ала[17], ә аннары элиталы узышта икенче урынны ала[17].

Бер елдан соң ул янәдән дөнья чемпионатында катнаша, шәхси ярышта дүртенче урынны ала[18]. Элиталы узышта аны дисквалификациялиләр[19].

2012 елда Лондонда узган Олимпия уеннарында ике тапкыр олимпия чемпионы була[20].

2016 елгы Олимпия уеннарында Марис ачылу тантанасында Латвия җыелма командасының байрак йөртүчесе була, ярымфиналга чыга алмый.

2018 елның ноябрендә карьерасын тәмамлау турында игълан итә[2].

Искәрмәләр

  1. Māris ŠTROMBERGS (латыш.). www.olimpiade.lv. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2019. Архивировано 4 март 2016 года.
  2. 1 2 Двукратный олимпийский чемпион Марис Штромбергс завершает карьеру (рус.). DELFI (13 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2019.
  3. 2008 EUROPEAN BMX CHAMPIONSHIPS (ингл.). www.bmxmania.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2019. Архивировано 9 март 2016 года.
  4. UCI BMX World Championships 2008 - Elite Men - Final (PDF). UCI (31 май 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2019. Архивировано из оригинала 21 ноябрь 2008 года.
  5. Strombergs of Latvia wins first-ever Olympic men's BMX gold (ингл.). China Daily (22 август 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2019. Архивировано 24 сентябрь 2015 года.
  6. Есть и у Латвии олимпийский чемпион! Gazeta 2.0 (22 август 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2019. Архивировано 4 август 2012 года.
  7. Jurševica, Māra. Zelta Māris (латыш.). nra.lv (13 декабрь 2008). Архивировано 20 февраль 2009 года.
  8. Марис Штромбергс признан лучшим спортсменом года (рус.). RUS TVNET (18 декабрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2019.
  9. 1 2 2009. gads Latvijas un pasaules riteņbraukšanā (латыш.). Sportacentrs.com (29 декабрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2019. Архивировано 7 март 2016 года.
  10. Štrombergs uzvar PK posmā (латыш.). Sportacentrs.com (20 сентябрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2019. Архивировано 7 март 2016 года.
  11. Štrombergs trešais ABA sezonas noslēgumā (латыш.). Sportacentrs.com (30 ноябрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2019. Архивировано 7 март 2016 года.
  12. Štrombergs nosaukts par Gada labāko BMX sportistu (латыш.). TVNET (28 сентябрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2019.
  13. Štrombergs izcīna pasaules čempiona titulu (латыш.). Sportacentrs.com (31 июль 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2019. Архивировано 7 март 2016 года.
  14. Štrombergu ASV atzīst par gada labāko BMX braucēju (латыш.). Sportacentrs.com (25 сентябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2019. Архивировано 7 март 2016 года.
  15. Štrombergs izcīna Pasaules kausu (латыш.). Sportacentrs.com (9 октябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2019. Архивировано 7 март 2016 года.
  16. Štrombergs atgriežas ar trešo vietu (латыш.). Sportacentrs.com (4 июль 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2019. Архивировано 7 март 2016 года.
  17. 1 2 Štrombergs astotais pasaules čempionātā individuālajos braucienos (латыш.). Sportacentrs.com (29 июль 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2019. Архивировано 7 март 2016 года.
  18. Sekundes tūkstošdaļas šķir Štrombergu no medaļas individuālajos braucienos (латыш.). Sportacentrs.com (26 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2019. Архивировано 7 март 2016 года.
  19. Štrombergam neveiksme finālā un 8. vieta pasaules čempionātā (латыш.). Sportacentrs.com (26 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2019. Архивировано 7 март 2016 года.
  20. Марис Штромбергс — двукратный Олимпийский чемпион (рус.). DELFI (10 август 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2019.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә