Мария Полидури

Мария Полидури (грек. Μαρία Πολυδούρη; 1 апрель 1902 ел, Каламата — 30 апрель 1930 ел, Афина) — грек шагыйре.

Тәрҗемәи хәле

Иртә яшьтә ятим кала, мотаҗлык белән тулы тормыш кичерә. Афина университетында укый, шул ук университетта укыган, аннары «грек әдәбиятенең уникаль шәхесе» булып киткән яшь шагыйрь Костас Кариотакис белән таныша[3]. Кыска вакыт эчендә аларның танышлыгы көчле, әммә бәхетсез мөхәббәткә әверелә[4], бу Мария Полидуриның тормышына һәм иҗатына нык йогынты ясый.

1927 елда Парижда чакта туберкулез белән авырып китә. Костас Кариотакис үзенә үзе кул салганнан соң, сәламәтлеге торышы кискен начарая. Яшәү өчен кирәк-яраксыз, акчасыз калып, 1930 елның апрелендә шагыйрә 28 яшендә туберкулездан вафат була.

Иҗаты

14 яшеннән яза башлый һәм беренче «Әнкәй» шигыре «Гаилә йолдызы» журналында басылып чыга. Бер елдан соң беренче «Акчәчәкләр» җыентыгын тәмамлый, ул беркайчан да тулысынча бастырылмый. Ул җыентыгыннан соң «Τρίλλιες που σβύνουν» «Замирающие трели» (1928) һәм «Ηχώ στο Χάος» «Эхо в хаосе» (1929) җыентыклары туа. Бөтен әсәрләре 1961 елда язучы Лили Зографу тарафыннан җыеп алына һәм «Җавап бирәм» китабында бастырып чыгарыла.

Полидури Мария шигриятенең төп мотивлары булып мөхәббәт һәм үлем тора. Шигъриятле юлларында язмыш белән риза булмау, донъядан бик иртә китергә теләмәү һәм яшәү өчен зур теләк күзәтелә.

Искәрмәләр

  1. Karabelas N. Πρεβεζάνικα Χρονικά : Ευρετήριο τευχών 1-50 / за ред. N. KarabelasActia Nicopolis Foundation, 2014. — ISBN 978-960-7660-25-1
  2. Library of Congress Authorities (ингл.)Library of Congress.
  3. Κώστας Καρυωτάκης (1896-1928) - Ὁ ἀριστουργηματικὸς ἀπαισιόδοξος. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июль 2010.
  4. Костас Кариотакис, страдавший от сифилиса, покончил жизнь самоубийством в 1928 году

Сылтамалар