Маркиз утраулары
Утраулар саны | 15 |
---|---|
Иң эре утрау | Нуку-Һива |
Гомуми мәйдан | 1049 км² |
Иң биек ноктасы | 1230 м |
Маркиз утраулары (фр. Îles Marquises, таит. ’Enana mā) — Тын океанның үзәк өлешендә, Полинезиядә урнашкан утраулар төркеме. Француз Полинезиясе (Франциянең диңгезарты биләмәсе) составына керә.
Мәйдан — 1049 км². Иң эре утраулар: Нуку-Һива һәм Һива-Оа. Килеп чыгышы ягыннан вулканик, базальт һәм туфлардан төзелгән. Иң биек ноктасы — 1259 м. Ярлары кылы, тәбәнәк. Тропик пассатлы климат. Уртача айлык температура +22°Сдан түбәнрәк төшми. Елга 1000 ммгача, билгә каршы тау битләүләрендә исә 2500 ммгача явым төшә. Утраулар дымлы тропик урманнар һәм куаклы саванналар белән капланган. Һинд чикләвеге пальмасы, пахта, банан, каһвә плантацияларе бор. Балык, энҗе һәм диңгез ташбакасы аулана. Туризм үсеш алган.
Маркиз утрауларын 1595 елда испан диңгез сәяхәтчесе А. Менданяде-Нейра тәдкыйк иткән һәм Перу вицекыйралы маркиз Мендоса хөрмәтенә шулай атаган.