Марк Перцовский

Перцовский Марк Наумович (9 (22) сентябрь 1906, Харьков — 26 февраль 1993, Мәскәү) — совет театр һәм кино актеры. РСФСРның халык артисты (28.03.1980). Сталин премиясе лауреаты (1951).

Тәрҗемәи хәле

М. Н. Перцовский 1906 елның 27 августында (9 сентябрь) Харьковта туа. 1922—1926 елларда Тифлиста Кызыл Армия йорты каршындагы театрда уйный. 1926—1927 елларда Мәскәүдә Ю. А. Завадский студиясендә укый. 1927—1930 елларда Баку ТРАМы актеры, 1930—1932 елларда Баку эш театры актеры.

1932 елдан ЦАТСА актеры.

М. Н. Перцовский 1993 елның 26 февралендә вафат була. Мәскәүдә Троекуровский зиратында җирләнгән[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • РСФСРның халык артисты (28.03.1980);
  • РСФСРның атказанган артисты (07.07.1965);
  • Сталин премиясе лауреаты (1951).

Искәрмәләр