Матвей Манизер

Матвей Генрихович Манизер (1891 елның 5 (17) марты, Санкт-Петербург, Россия империясе1966 елның 20 декабре, Мәскәү, ССРБ) — совет һәм Россия скульптор-монументалисты, педагог. ССРБ сәнгать академиясе академигы (1947). ССРБның халык рәссамы (1958). Өч Сталин премиясе лауреаты (1941, 1943, 1950).

Тормыш юлы

Матвей Манизер 1891 елның 5 (17) мартында Санкт-Петербургта танылган рәссам Генрих Манизер гаиләсендә туа.

1909—1914 елларда Санкт-Петербург университетының физика-математика факультетында укый. Бер үк вакытта 1908—1909 елларда А. Л. Штиглиц исемендәге Техник рәсем үзәк училищесында, 1909—1911 елларда — күчмә сәнгать күргәзмәләре ширкәтенең рәсем мәктәбендә, 1911—1916 — Император сәнгать академиясе каршындагы Югары сәнгать училищесында шөгыльләнә. Гуго Залеман һәм Владимир Беклемишев шәкерте. Беклемишев күзәтүе астында Библия һәм мифология темаларына скульптуралар ясаган[3].

1920 елда — Мәскәү хәрби округы сәяси идарәсенең Агиткультура остаханәсе мөдире. Монументаль пропаганда программасында актив катнашучы.

undefined

1921 елдан укытучы эшендә: Югары сәнгать-техник остаханәләр (1921—1929, Ленинград), И. Е. Репин исемендәге рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институты (1935—1941 һәм 1945—1947, 1939 елдан профессор, Ленинград), Мәскәү югары сәнгать-сәнәгать училищесы (1946—1952), В. И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институты (1952—1966)[4].

1941 елдан Мәскәүдә яши. 40 нчы елларда скульптор тарафыннан Пушкин шәһәрендәге вокзалның (Балалар авылы станциясе) яңа бинасы өчен А. С. Пушкин сыны ясала.

Мәскәү метрополитены өчен зур монументаль эшләр башкарган.

1943 елда аңа бирелгән 100 000 сумлык Сталин премиясен Оборона фондына тапшыра.

1926 елдан — Революцион Россия рәссамнар ассоциациясе әгъзасы. 1937—1941 елларда — совет рәссамнары берлегенең Ленинград бүлекчәсе идарәсе рәисе. ССРБ Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы һәм вице-президенты (1947 елдан).

1941 елдан БК(б)Ф әгъзасы.

Матвей Генрихович Манизер 1966 елның 20 декабрендә Мәскәүдә вафат була. Новодевичье зиратына җирләнгән.

Гаилә

  • Әтисе — Генрих Матвеевич Манизер (1847—1925), рәссам
  • Абыйсы — Генрих Генрихович Манизер (1889—1917), этнограф һәм тел белгече. Көньяк Америка индеецларының этнографиясе һәм телләре буенча төп хезмәтләре.
  • Хатыны — Елена Александровна Янсон-Манизер (1890—1971), рәссам, скульптор. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1968).
    • Улы — Манизер Гуго Матвеевич (1927—2016), рәссам. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1981).
    • Улы — Манизер Отто Матвеевич (1929—1987), скульптор. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Манизер Матвей Генрихович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Abolina R. Y. Matvey Manizer // Manizer, Matvey (ингл.) // Grove Art Online / J. Turner — Oxford, Basingstoke, New York City: OUP, 2017. — ISBN 978-1-884446-05-4 — doi:10.1093/GAO/9781884446054.ARTICLE.T053814
  3. art-100.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2021. Архивировано 4 май 2020 года.
  4. МАНИЗЕР МАТВЕЙ ГЕНРИХОВИЧ — информация на портале Энциклопедия Всемирная история, archived from the original on 2021-11-24, retrieved 2021-11-24 

Әдәбият

  • Ермонская В. В. М. Г. Манизер. М., 1961;
  • Манизер Матвей Генрихович // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • М. Г. Манизер (альбом). М., 1970.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр