Мидхәт Габдуллин
- РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Габдуллин.
Мидхәт Исмәгыйль улы Габдуллин (1930 елның 16 сентябре — 1994 елның 15 гыйнвары ) — тарихчы, җирле тарихчы. Тарих фәннәре докторы (1987).
Тәрҗемәи хәле
Башкортстанның Эстәрлетамак шәһәрендә туа.
1948 елда унъеллык мәктәпне алтын медаль белән, 1949 елда Казан юридик мәктәбен экстерн булып тәмамлый[1].
1962 елда тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен алу өчен «Совет дәүләт аппаратын ныгыту өчен Башкорт партия оешмасының көрәше (1922—1926)» темасы[2], 1987 елда тарих фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен алу өчен «Россия Совет Федератив Социалистик Республикасында (РСФСР) милли мәсьәләне хәл иткән өчен Коммунистлар партиясенең көрәш мәсьәләләре буенча буржуаз тарихнамәне тәнкыйтьләү: Урта Идел буе, Кама буе һәм Урал халыклары мисалында» темасы буенча диссертация яклый[3].
Хезмәт юлы
2 нче Уфа юридик консультациясендә адвокат-стажер булып эшли.
1955 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлагач, 1956 елга кадәр Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең (алга таба КПСС) Подберёзье район комитетында (район 1944—1956 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының административ-территориаль берәмлеге) пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире булып эшли[4].
1956—1962 — Бөтенсоюз читтән торып уку политехника институтының Эстәрлетамак укыту-консультация пунктында укытучы.
1958—1973 елларда Эстәрлетамак югары уку йортларында укыта.
1962—1965 — Уфа нефть институтының Эстәрлетамак филиалында КПСС тарихы кафедрасы өлкән укытучысы, 1965—1973 елларда доцент.
1973—1900 — А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында укыта, траих кафедрасы доценты[5].
Хезмәтләре
Монографияләр һәм Советлар Союзы Коммунистлар партиясе тарихы буенча берничә хезмәт авторы, җирле һәм милли әһәмияттәге газета-журналларда дистәләгән мәкаләләре басылып чыга. 1966 елда Эстәрлетамак шәһәренең 200 еллыгына нәшер ителгән, тарихи-туган якны өйрәнүгә багышланган тикшеренүләрнең автордашы.
Хезмәтләре
- Татарская АССР: реальность и буржуазные мифы. Казань, 1977 (автордаш).
- Борьба без компромиссов: критика буржуазных концепций разрешения национального вопроса в республиках Поволжья и Урала. Казань, 1982.
- Сражающаяся правда: критика буржуазных концепций развития советских наций Поволжья и Урала. Казань, 1985.
- Тонущий хватается за змею: критика буржуазных фальсификаций национальной политики КПСС. Казань, 1988.
Искәрмәләр
- ↑ Абдуллин Мидхат Исмагилович
- ↑ Россия дәүләт китапханәсе; Абдуллин, Мидхат Исмагилович.Борьба башкирской партийной организации за укрепление советского государственного аппарата (1922-1926 гг.)
- ↑ Россия дәүләт китапханәсе; Абдуллин, Мидхат Исмагилович. Критика буржуазной историографии по вопросам борьбы Коммунистической партии за решение национального вопроса в РСФСР : на примере народов Среднего Поволжья, Прикамья и Урала
- ↑ Абдуллин М.И. Книги онлайн
- ↑ Биографический словарь