Микеланджело

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Микеланджело
Miguel Ángel, por Daniele da Volterra (detalle).jpg
Исеме итал. Michelangelo di Lodovico Buonarroti Simoni
Тулы исеме Michelangelo di Francesci di Neri di Miniato del Sera i Lodovico di Leonardo di Buonarroti Simoni
Туган көне 6 март 1475(1475-03-06)
Туган Капрезе-Микеланджело, Ареццо тирәсендә
Вафат көне 18 февраль 1564[1][2][…] (88 яшь)
Вафат булган җире
Ил
Эшчәнлеге рәссам, сынчы, архитектор, шагыйрь, фәлсәфәче
Әтисе Q111456912?[7]
Әнисе Francesca di Neri del Miniato Siena[d][7]
Култамгасы Изображение автографа

Микела́нджело де Франче́ско де Нери́ де Миниа́то де́ль Се́ра и Лодо́вико ди Леона́рдо ди Буонарро́ти Симо́ни (итал. Michelangelo di Francesci di Neri di Miniato del Sera i Lodovico di Leonardo di Buonarroti Simoni); 1475 елның 6 марты  — 1564 елның 18 феврале) — бөек итальян сынчысы, рәссам, архитектор, шагыйрь, фәлсәфәче. Ренессанс чорының иң күренекле вәкилләренең берсе.

Микеланджело 1475 елның 6 мартында Капрезе-Микеланджело шәһәр киңәшчесе Лодовико Буонарроти гаиләсендә дөньяга килә. Әнисе якынча 1481 елда вафат була. Бала чагы Флоренциядә үтә, аннары соң Сеттиньно шәһәрендә яши.

1488 елда Доменико Гирландайоның остаханәсенә укырга китә. Бер елдан соң Микеланджело сынчы Бертольдо ди Джованни мәктәбенә күчә.

14941495 елларда Микеланджело Болоньяда яши, биредә иҗат итә. 1495 елны ул Флоренциягә кайта. Күп кенә әсәрләрен биредә иҗат итә.

1505 елда сынчы Римга чакыртыла. Рим папасы Юлий II аңа төрбәне төзәргә куша. Бу эшне ул өзлекле рәвештә 15051545 елларда башкара. Параллель рәвештә башка әсәрләрне дә иҗат итә.

1564 елның 18 февралендә Микеланджело вафат була. Васиятендә ул «Җанымны Аллаһка, гәүдәмне җиргә, милегемне туганнарыма калдырам» дигән.

  1. Швециядә эшләүче архитекторлар — 2014.
  2. Dussler L., Girardi E. N. BUONARROTI, Michelangelo // Dizionario Biografico degli Italiani (итал.) — 1960. — Vol. 15.
  3. Union List of Artist Names (ингл.)
  4. http://www.smithsonianmag.com/travel/how-to-tour-michelangelos-rome-12922932/
  5. Archivio Storico Ricordi — 1808.
  6. Artnet — 1998.
  7. 1 2 de Pas L. v. Genealogics (ингл.) — 2003.