Микис Теодоракис
Тәрҗемәи хәле
Микис Теодора 1925 елның 29 июлендә Грециянең Хиос утравында туган. Аның атасы чыгышы белән Крит утравыннан, әнисе — Кече Азиядә туган. Малай бала чактан ук музыкага ылыга, бу сәнгать төренә сөйүе аңа ниндидер музыка коралында уйный белмәгән вакытыннан ук көйләр иҗат итәргә этәрә. 17 яшендә егет Пелопоннес ярымутравында урнашкан Триполис (Триполи ) шәһәрендә хор оештыра.
Икенче дөнья сугышы елларында Микис Теодоракис Каршылык күрсәтү хәрәкәтендә катнаша. Моның өчен нацистлар тарафыннан кулга алынып, җәзага дучар ителә.
1950 елда Филоктитис Икомидисның композиция классы буенча Афина консерваториясен тәмамлый.
Аннары 1954 елдан 1959 елга кадәр Париж консерваториясендә Оливье Мессианда музыкаль анализга һәм Эжен Вигода дирижерлыкка укый. Франциядә яшәп, күп иҗат итә. Бу чорга камера прелюдияләре һәм сонатиналар, симфоник әсәрләр һәм өч балет керә.
Грециядәге 1946-1949 еллардагы ватандашлар сугышы барышында композитор Эгей диңгезенең Көнчыгыш Сорады архипелагында Икария утравына сөргенгә җибәрелә, соңрак бу диңгездәге зур булмаган Макронисос утравындагы концлагерьга ябыла, монда шулай ук жәзалаулар һәм тукмаулар кичерә.
1959 елда композитор Грециягә кайта. Оркестр һәм музыка җәмгыяте оештыра. Шулай ук сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә, аерым алганда, Бердәм сул Демократик фиркадән (1964-1967) парламент депутаты була. 1967 елның апрелендә «кара полковниклар» урнаштырган путчтан соң Теодоракисның музыкасын тыялар, ә тиздән композитор биш айга төрмәгә эләгә. 1968 елда аны җәмәгатьчелек фикере басымы астында азат итәләр һәм сөргөнгә җибәрәләр, ләкин 1969 елда ук концлагеренә ябалар. Аны янә бөтен дөньяга танылган мәдәният эшлеклеләре, аерым алганда, Д.Шостакович, Л. Бернстайн, А. Миллер, Г. Белафонте яклап чыга. 1970 елның апрелендә композитор азат ителә.
1970 елдан Франциядә яши һәм эшли. Сөргендә дә ул көрәшне дәвам итә, хунта белән көрәшчеләр файдасына концертлар оештыра. Хунта бәреп төшерелгәннән соң, 1974 елның июлендә, Теодоракис янә Грециягә әйләнеп кайта.
1980 һәм 1990 елларда парламентка берничә тапкыр сайлана, К. Мицотакис Хөкүмәтендә министр була.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Ленин комсомолы премиясе лауреаты (1967).
Библиография
- Mikis Theodorakis: Journals of Resistance. Translated from the French by Graham Webb, Hart-Davis MacGibbon, London, 1973.
- Mikis Theodorakis: Music and Theater, Translated by George Giannaris, Athens, 1983.
- George Giannaris. Mikis Theodorakis. Music and Social Change, Foreword by Mikis Theodorakis. G. Allen, London, 1972.
- Gail Holst. Myth & Politics in Modern Greek Music, Adolf M. Hakkert, Amsterdam, 1980.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #118756788 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ 1 2 3 4 Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ Теодоракис Микис // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Mikis Theodorakis // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ performing-arts.ch / за ред. Швейцарский архив исполнительских искусств
Әдәбиәт
- Микис Теодоракис // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
Сылтамалар
- Official Web Site
- Edition Romanos
- Orchestra Mikis Theodorakis
- Lilian Voudouri Library
- Ha'aretz August 2004 Interview 2011 елның 14 гыйнвар көнендә архивланган.
- [1]
- Теодора М. Деньги и их обобществление(үле сылтама)(недоступная ссылка). / Статья, пер. с греческого.
- Подробная биография Микис Теодора на русском, переводы песен
- Ю. Ценин Поднимите солнце над Греции!.. // Советская Культура. — 1970. — С. 4.