Микродулкын нурланышы
Файл:Atmospheric electromagnetic opacity.svg
Җир атмосферасы микродулкын нурланышын йотмый.
Микродулкын нурланышы яки үтә югары ешлык нурланышы (ҮЮЕ-нурланышы, СВЧ-нурланыш) - дециметрлы, сантиметрлы һәм миллиметрлы радиодулкыннар диапазонлы электромагнитик нурланыш (дулкын озынлыгы 1 м : ешлык 300 МГц - 1 мм : 300 ГГц).
Зур интенсивлыклы микродулкын нурланышы контактсыз хәлдә магнетрон ярдәмендә җисемнәрне җылытсын өчен һәм радиолокация өчен кулланыла (көнкүрештә һәм сәнәгатьтә).
Аз интенсивлыклы микродулкын нурланышы элемтә җайланмаларында - рацияләр, кәрәзле телефоннар, Bluetooth, WiFi һәм WiMAX әсбапларында кулланыла.