Милана Петрова
Милана Петрова, Милана Вадим кызы Петрова (туган вакыттагы исеме — Андрей Вадим улы Петров; 1996 елның 1 сентябре, РФ, Калуга өлкәсе, Бордуково) — Россия бьюти-блогеры. Үзенең чакыручан образы белән билгеле. Бу еш кына төрле скандаллар һәм инцидентлар аркасында җәмәгатьнең игътибар объекты. Моннан тыш, Петровны трансгендерлык игълан ителгәнче Россиядә ир-атлар макияжын популярлаштыручыларның берсе дип атаганнар; шулай ук ул гендер кысалары булмаган Россиядән сигез егет рейтингына кергән. Ә Милана үзенең музыкаль карьерасын башлагач, аның дебют трегы Россиядә квиркор жанрында беренче релиз була.
Тәрҗемәи хәле
Андрей Вадимович Петров 1996 елның 1 сентябрендә Калуга өлкәсенең Сухиничи районы Бордуково авылында туган. 12нче мәктәптә укыган; уку йортының үзешчәнлегендә катнашкан. Авыл администрациясе Андрей турында яхшы укыган һәм беркем белән дә талашмаган, шулай ук авыл чараларында еш чыгыш ясаган һәм төрле конкурслар алып баручы булган яхшы егет дип әйткән. Mash интернет-нәшрияты хәбәр иткәнчә, Андрейның шулай ук Александр исемле туган абыйсы бар[1][2].
Блогер карьерасын 2014 елда ASKfm'да һәм Periscope'та башлаган. Шуннан соң Instagram һәм YouTube аккаунтларын булдыра[3]. 18 яшендә Мәскәүгә күчеп килгән һәм анда университетка укырга кергән, әмма блогерлык карьерасын үстерү өчен аннан киткән. Бер мәгълүмат буенча ул өч айдан соң[4], ә икенчеләре буенча бер айдан соң киткән[3]. YouTube-тагы видеоларында Петров косметик продуктларга бәяләмәләр бастырган, феминизм һәм сәламәтлек темаларын тикшергән, шулай ук толерантлык идеяләрен алга сөргән. Шулай ук аның каналында мукбанг форматында видеолар чыккан[5]. Моннан тыш, Андрейның киләчәк карьерасы өлешчә төрле скандаллар һәм инцидентлар нигезендә төзелгән[6].
В августе 2017 года Андрей Петров выпустил видеоролик с критикой продукции российского косметического бренда Beautydrugs. Андрей сүзләренчә, Beautydrugs белән Виктория «Koffkathecat» Моисеева коллаборациясендә ясалган хайлайтердан файдаланганнан соң, аның аллергик реакциясе булган, ул аны бары тик аларның продукциясе белән генә бәйли. Видеога комментарийларда кулланучылар аларның продуктларына охшаш реакцияләр турында сөйләгәннәр. Үз чиратында, бренд гаепләүләргә Андрейның аларның исемендә кара пиар ясавы белән җавап биргән[6]. Шулай ук бренд Андрейны наркотиклар куллануда һәм йогышлы авырулар йөртүдә гаепләгән[7]. Компания ягыннан мондый гамәлләр Наталина «Муа» Шубина (башка бьюти-блогер) тарафыннан тәнкыйтькә дучар булган. Моннан тыш, Петров Beautydrugs соравы буенча аллергиянең нәкъ менә аларның продукциясе аркасында килеп чыгуына өстәмә дәлилләр бирмәгән дип хәбәр ителгән. Вакыт узу белән хәл тынган[7].
2018 елның ноябрендә Петровның Чиләбе косметика кибете «Азума» белән конфликт булган[6][8][9].
2019 елның июлендә Петров «Пычкы ЛГБТга каршы» (рус. «Пила против ЛГБТ») гомофоб оешмасының «кара исемлегенә» эләккән. Шуңа күрә ул үзенең иминлеге өчен куркып, берничә көн өйдән чыкмаган[6][10]. Шул ук елның августында тикшерү чыга, анда әлеге оешманың барлыгын кире кагалар, аны мистификация дип атыйлар[11].
2019 елның 17 сентябрендә гей буларак каминг-аут ясаган, бу хакта үзенең YouTube каналындагы видеоларның берсендә сөйләгән[4]. Шул ук елның 19 декабрендә квиркор жанрында «Pidor» дип аталган музыкаль сингл белән дебют ясаган[10][12]. Трек Россиядә бу жанрда беренче релиз булган. Бу трекның максатларының берсе дип ул реклеймингны атаган. Петров сүзләренчә, әлеге клип чыккач, бу сүз мыскыллаучы контекстны югалтачак, киресенчә, иронияле характер алачак[10]. 2022 елның декабренә 11 сингл чыгарылган, әмма стриминг сервисларында аларның бишесе генә бар, башта алар барысы да цифрлы дистрибуция аша мәйданчыкларда басылган булса да.
2020 елның мартында Андрей Петров һәм аның дусты Дмитрий Городецкий Арслан Хасавов тарафыннан кыйналган. Хасавов та җәрәхәтләр алган. Мәсәлән, газ баллончигы аркасында күзне һәм йөзне химик пешү. Арслан версиясе буенча, конфликт егетләрнең комендант сәгате вакытында музыканы кычкырып тыңлаулары һәм бу аңа ошамавы аркасында килеп чыккан. Андрей версиясе буенча, һөҗүм һомофобия аркасында булган. Хасавов сүзләренчә, бу Петров тарафыннан тәртип бозуның беренче очрагы түгел, һәм ул һәр очракта блогердан музыканы әкренрәк итүен сорый. Андрей Арсланның беренче тапкыр гына дәгъвалар белән килмәвен һәм «фатирга ишекне аяк белән бәреп чыгарырга» маташкан белдерә. Соңрак конфликт ике ягы да бер-берсенә гаризалар язган, әмма моның ничек тәмамлануы төгәл билгеле түгел[6][13][14][15][16][17][18][19][20][21].
2020 елның маенда Петров «Ирләр дәүләте» ксенофоб берләшмәсе лидеры Владислав Поздняковтан үтерү белән янаулар алуын хәбәр иткән. Поздняков шулай ук үз тарафдарларын блогерның әти-әнисе адресын табарга һәм аларга «тәэсир итәргә» чакырган. Андрей хәзерге вакытта полициягә гариза яза алмавын, чөнки берләшмә лидерының кайда булуын белмәвен сөйләгән. Шулай да ул социаль челтәрләрдә «Ирләр дәүләте» аккаунтларын блоклаштыру тырышкан. Аларның берсендә аңа, сүз ирегенә сылтап, баш тартканнар, ә икенчесендә аның мөрәҗәгатенә бөтенләй җавап бирмәгәннәр. Вакыт узу белән хәл тынычланган[22][23][24].
Искәрмәләр
- ↑ Парень из деревни Бордуково. История блогера Андрея Петрова (рус.). Mash (9 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2022. Архивировано 8 октябрь 2022 года.
- ↑ Мария Парфишина. В сети появилось видео из деревни, где вырос блогер Андрей Петров (рус.). PeopleTalk (10 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2022. Архивировано 8 октябрь 2022 года.
- ↑ 1 2 Карточка Андрея Петрова (рус.). SRSLY (12 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2022. Архивировано 8 октябрь 2022 года.
- ↑ 1 2 Чем известен блогер Андрей Петров, которого избили в Москве? (рус.). Пятый канал (2 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2022.
- ↑ Ксения Кривотулова. «Нет, не тресну!» 38-летняя россиянка объедается и выпивает на камеру. Как это принесло ей всенародную любовь? (рус.). Лента.ру (17 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2022. Архивировано 8 октябрь 2022 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 Топ скандалов с участием Андрея Петрова (рус.). Peopletalk (2 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2022.
- ↑ 1 2 Вячеслав Крикунов. Андрей Петров против Beautydrugs (рус.). Бьютислав (13 август 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2022.
- ↑ Бьюти-блогер Петров стал участником скандала в челябинском магазине косметики (рус.). НТВ (12 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2022. Архивировано 8 октябрь 2022 года.
- ↑ Иван Шестак. Популярный бьюти-блогер устроил скандал в челябинском магазине (рус.). Ура.ру (10 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2022. Архивировано 8 октябрь 2022 года.
- ↑ 1 2 3 Степан Нилов. «Услышал, как меня обзывают этим словом, и мне стало весело». Бьюти-блогер Андрей Петров стал первым русским гей-рэпером — записал клип «Pidor» и сразу набрал миллион просмотров. Мы с ним поговорили (рус.). Meduza (25 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2022. Архивировано 8 октябрь 2022 года.
- ↑ Разбираем миф о «Пиле» — банде гомофобов-убийц, которой не существует. Как сделать городскую страшилку популярнее Путина (рус.). The Village (2 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2022.
- ↑ Александра Лисица. Скандальный бьюти-блогер Андрей Петров запел и снялся в нижнем белье и вечернем макияже в клипе о геях (рус.). WMJ (21 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2022.
- ↑ Популярного блогера-гея избили в Москве (рус.). Лента.ру (1 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2022. Архивировано 8 октябрь 2022 года.
- ↑ Стали известны подробности нападения на блогера-гея в Москве (рус.). Лента.ру (1 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2022. Архивировано 8 октябрь 2022 года.
- ↑ Мадина Ибрагимова. Популярного блогера Андрея Петрова избили: вся хронология скандала (рус.). PeopleTalk (2 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2022. Архивировано 8 октябрь 2022 года.
- ↑ Ярослав Григорьев. Блогера Андрея Петрова жестоко избили в Москве (рус.). Экспресс газета (1 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2022. Архивировано 8 октябрь 2022 года.
- ↑ Бьюти-блогер Андрей Петров рассказал о драке с соседом (рус.). РИА Новости (2 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2022. Архивировано 8 октябрь 2022 года.
- ↑ Бьюти-блогер Андрей Петров подвергся избиению в Москве: эпатажная фотогалерея (рус.). Московский комсомолец (2 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2022. Архивировано 8 октябрь 2022 года.
- ↑ Ростислав Зубков. Блогер Андрей Петров показал, как распылил баллончик в лицо соседу (рус.). Вечерняя Москва (2 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2022. Архивировано 8 октябрь 2022 года.
- ↑ Видеоблогер Петров лишился ногтя после драки с главредом «Учительской газеты» (рус.). Вести.ру (2 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2022. Архивировано 8 октябрь 2022 года.
- ↑ Игорь Рязов. «Давно на меня взъелся»: бьюти-блогер Петров рассказал об избиении соседом (рус.). Пятый канал (1 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2022. Архивировано 8 октябрь 2022 года.
- ↑ Российский блогер-гей рассказал об угрозах от создателя «Мужского государства» (рус.). Лента.ру (8 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2022. Архивировано 8 октябрь 2022 года.
- ↑ «Меня хотят убить»: Блогер Андрей Петров заявляет, что ему угрожает уроженец Саратовской области (рус.). Комсомольская правда (10 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2022. Архивировано 8 октябрь 2022 года.
- ↑ Суд запретил «Мужское государство». Движение объявили экстремистской организацией (рус.). 66.ru (18 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2022.