Милләт (гәҗит)

Милләт — иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый гәҗит. IV Дәүләт думасының мөселман фракциясе органы. 1913 елның 28 декабреннән 1915 елның 7 февраленә кадәр Петроград шәһәрендә татар һәм рус телләрендә нәшер ителә, барлыгы 19 саны чыга. Нәширләр – Ибнеәмин Әхтәмов, Сәлимгәрәй Җантүрин, мөхәррир – Исмәгыйль Леманов.