Сәлимгәрәй Җантүрин
Сәлимгәрәй Җантүрин (1864 — 14 май 1926) — сәясәт эшлеклесе, филолог, алпавыт. «Иттифак әл-мөслимин» фиркасен оештыручыларның берсе, аның үзәк комитеты әгъзасы. 1 нче Дәүләт Думасы депутаты (1906). «Милләт» гәҗитенә нигез салучы (1914). Уфада «Галия» мәдрәсәсен тотучы иганәчеләрдән берсе. 1916-1917 елларда Уфа губернасы җәмәгать (мировой) судьясы. Милләт Мәҗлесе депутаты, Малия нәзарәте әгъзасы (1918). Татар телендә кулланылган гарәп-фарсы сүзләре сүзлеге авторы (1911).[5]
Искәрмәләр
- ↑ http://www.islamrf.ru/news/culture/legacy/7744
- ↑ http://murza.org.ru/con/strong.doc
- ↑ Башкирская энциклопедия (рус.) — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1
- ↑ Татар энциклопедиясе — 2002.
- ↑ http://www.millattashlar.ru/index.php/Джантюрин_Селимгирей_Сеидханович