Мина Урган

Мина Урган (14 май 1916 ел15 июнь 2000 ел) — төрек тәрҗемәчесе, язучы, университет укытучысы һәм социалист.

Тәрҗемәи хәле

Мина Урган 1916 елның 14 маенда Истанбулда шагыйрь Тахсин Нахит һәм аның хатыны Шәфика гаиләсендә туган[1]. Башка мәгълүматлар буенча, туган көне датасы 1915 елның 1 мае булып тора[2]. Минага өч яшь булганда әтисе вафат була, әнисе икенче тапкыр язучы һәм журналист Фәлих Рыфкы Атайга кияүгә чыга. 1934 елда Төркиядә фамилияләр турында канун кабул ителгәннән соң үги әтисенең якын дусты Нәҗип Фазыл Кысакүрәк аңа «социалистик кәефле кызны барыбер асачаклар» дип ирония белән әйтеп, «Урган» (төр. Urgan бәй) фамилиясен алырга киңәш итә[3].

Мина «Lycée Notre Dame de Sion Istanbul», азак Арнавуткейда хатын-кызлар көллиятен тәмамлый. Төркиядә беренче чаңгычы һәм йөзүче була. Истанбул университетын тәмамлый, анда француз филологиясен өйрәнә. Француз әдәбияты өлкәсендә гыйльми дәрәҗә ала, шуннан соң инглиз филологиясе өлкәсендәге фәнни эшләрен дәвам итә. 1949 елда «Арлекин в театре эпохи Елизаветы I Английской» эше өчен ассоциацияле профессор дәрәҗәсен ала[1][2]. 1960 елда профессор дәрәҗәсен ала. Университетта 1977 елга кадәр эшли[4].

Язучы карьерасы

Төрек теленә Томас Мэлори, Филдинг Генри, Оноре де Бальзак, Олдос Хаксли, Грэм Грин, Уильям Голдинг, Джон Голсуорси һәм Шекспирның әсәрләрен тәрҗемә итә[4]. Минага билгелелекне Bir Dinazorun Anıları («Воспоминания динозавра») автобиографиясе китерә. Ул 1998 елда басылып чыга һәм берничә атна эчендә бестселлер исемлегендә кала[2][5]. 1999 елда Мина тагын бер уңышлы Bir Dinazorun Gezileri («Путешествия динозавра») автобиографиясен бастырып чыгара[6].

1993 елда «Golden Book Award» премиясын ала. Вирджиния Вульф турында эше өчен 1995 елда ул Седат Симави әдәби премиясын ала, 1996 — «Association of People of Letters Honor Award» премиясын[2].

Сәяси карьерасы

Сәяси эшмәкәрлегенең башы 1960 елга карый[2]. Демократик социалистик Төркия эшчеләр фиркасе (TIP) һәм Теләктәшлек һәм азатлык партияләренә керә (ÖDP). 1999 елда Теләктәшлек һәм азатлык партиясыннан парламентка кандидатурасын куя[7], әмма кирәкле тавыш саны җыя алмый[8].

Шәхси тормышы

Мина Урган актёр һәм шагыйрь Джахит Ыргатта (1916—1971) кияүдә була. Соңрак ирле-хатынлы аерылыша. Минаның улы шагыйрь һәм рәссам Мостафа Ыргат (1950—1995) һәм кызы актриса Зәйнәп Ыргат[2].

Мина Урган 2000 елның 15 июнендә 84 яшендә Истанбулда вафат була[1]. Ашин зыяратында җирләнә, җирләүдә бик күп язучылар һәм сәнгать кешеләре була[9].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Mina Urgan yaşamını yitirdi (Turkish) (2000-06-17). 16 июль 2017 тикшерелде.
  2. 1 2 3 4 5 6 Mina Urgan Kimdir? Hayatı, Edebi Kişiliği, Eserleri (төр.). Türk Dili ve Edebiyatı. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2017.
  3. "Bir Dinazorun Hayatı: Mina Urgan (Turkish) (2010-06-11). 17 июль 2017 тикшерелде.
  4. 1 2 Mina Urgan (төр.). Biyografi. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июль 2017.
  5. Bir Dinozorun Anıları (төр.). goodreads. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июль 2017.
  6. Bir Dinozorun Gezileri (төр.). Yapı Kredi yayınları. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июль 2017.
  7. ÖDP’nin ağır topları (Turkish) (1999-03-03). 17 июль 2017 тикшерелде.
  8. Genel Seçim 1999 (Turkish). 17 июль 2017 тикшерелде.
  9. "Dinozor" dini törenle uğurlandı (Turkish) (2000-06-19). 17 июль 2017 тикшерелде.