Михаил Зайцев (1845)

Михаил Зайцев (Михаил Михаил улы Зайцев, 30 август (11 сентябрь) 1845 — 10 март 1904 (юлиан тәкъвим)) — химик, фәлсәфә докторы (1872). Александр Зайцевнең энесе. 1873-1878 елларда Казан университетында, 1878 елдан стеарин, сабын кайнату, глицерин һәм химия заводы директоры урынбасары. Органик кушылмаларның каталитик кайтарылу реакцияләренә багышланган фәнни хезмәтләр авторы.