Михаил Петрицкий

Михаил Петрицкий (укр. Петрицький Михайло Констянтинович,5 ноябрь 1865(1865-11-05)февраль 1921 (55 яшь)) — җәмәгать эшлеклесе, педагог, нашир. 1902-1906 елларда милли-демократик юнәлештәге «Гайдамаки» журналы баш мөхәррире (Львов). 1907 елда Аустрия рейхсраты депутаты итеп сайлана. Беренче бөтендөнья сугышы елларында Рәсәйгә (Чистай шәһәренә) тотык итеп алып кителә; 1917 елда тоткынлыктан кача.[1] 1918-1919 елларда Көнбатыш Украин Халык Җөмһүриятенең Милли радасы әгъзасы. 1920 елда бәлшәвикләр тарафыннан кулга алынып, Харьков төрмәсенә ябыла һәм шунда вафат була.

Сылтамалар