Миңлегаян Сафина
Сафина Миңлегаян Миңлеәхмәт кызы (2 июль 1951 ел) — Башкорт дәүләт курчак театрының курчакчы-артисты. 1980 елдан СССР Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының халык артисты (1999).
Тәрҗемәи хәле
Миңлегаян Миңлеәхмәт кызы Сафина 1951 елның 2 июлендә Башкорт АССРның Кыйгы районы Абзай авылында туган.
1974 елда Уфа сәнгать училищесын (педагогы К. Ф. Гаделшина) тәмамлый һәм үзаллы хезмәт юлын Башкорт дәүләт курчак театрында башлый. «Травести артисты» амплуасына ия.
Спектакльләрдәге рольләре
- Салават (А. С. Фәткуллин, «Бөркет баласы канат җәя» —"Орленок учится летать")
- принц Жак («Итекле песи» —"Кот в сапогах", М. Алтухов, Ш. Перроның шул ук исемле әкияте буенча)
- Нуретдин («Алтын куллы Нуретдин», Г. Абакаров)
- Илсур, Мансур («Әлдермештән Әлмәндәр» — «Альмандар из деревни Альдермеш», Т. Миңнуллин)
- Шайхаттар («Хыял күпере» — «Мост мечты» М. Кәримнең «Озын-озак балачак» повесте буенча)
- патша кызы Будур («Аладдинның серле лампасы» — «Волшебная лампа Аладдина», Н. В. Гернет).
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Башкорт АССРның атказанган артисты (1987)
- Башкортстан Республикасының халык артисты (1999)
Сылтамалар
- Универсальная энциклопедия «Башкортстан»: Сафина Миңлегаян Миңлеәхмәт кызы 2013 елның 14 декабрь көнендә архивланган.
- Смоленск өлкәсенең бюджет мәдәният учреждениесе Д. Н. Светильник исемендәге курчак театры 2013 елның 13 декабрь көнендә архивланган. [1] 2013 елның 13 декабрь көнендә архивланган.