Мору-мангбету
Тарих
Мангбетуларның борынгы ата-бабалары төньяк-көнчыгыштан (хәзерге заман Суданының көньягы) хәзерге территориягә күчәләр, җирле банту телле халыкны һәм мбути пигмейларын буйсындыралар. Башта «мангбету» сүзе хакимлк итүче сословие дигәнне билгели иде. XIX гасырда мангбетулар төбәктә өстенлек итә, бакыр, фил сөяге, банан, ысланган балык белән сәүдә итүне контрольдә тота; 1880 елларда Судан сәүдәгәрләре тарафыннан басып алына. 1890 еллардан Бельгия протектораты астында.
XX гасыр уртасына кадәр баш сөяген озынайту йоласы киң таралган; хатын-кызларда чәчләрен күпертү сәбәпле баш формасы бик озын булган [1].
Теле
Нил-Сахара тел макросемьясының Үзәк Судан төркеме мору-мангбету телләрендә сөйләшәләр.
Халкы
Гомуми саны 1,2 млн кеше (1970, бәя)
Гаилә
Традицион социаль оешманың нигезен авыл һәм зур гаилә общиналары, патрилиния нәсел оешмасы һәм ир-атларның Небели яшерен җәмгыяте тәшкил итә. Авункулат киң таралган. Калым, полигиния, сорорат, левират практикалана. Туганлык терминнары системасы бифуркатив-линия тибындагы терминнар («Судан» тибындагы кузеннар өчен терминнар). Сиблинглар бер термин, ата - аналарның сиблинглары-тасвирлау конструкцияләре белән билгеләнә.[1]
Дин
Мору-мангбетуларның күпчелеге борынгы инанычларын саклый, күп булмаган өлеше — христианнар (католиклар).
Игенчелек һәм шөгыльләр
Сылтамалар
Искусство племен азанде и мангбету. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2019. Архивировано 21 апрель 2014 года. Мириманов В. Б. Искусство тропической Африки.