Мунчала күле
Мунчала күле (рус. Мочальное озеро) — Татарстан Республикасының Биектау районында урнашкан күл.
География
Мунчала күле - чыгышы белән карст булган агымсыз сулык. Татарстанның Биектау районы Ювас авылыннан көньяк-көнчыгыштарак Ашыт, Сола, Пөтке елгалары бассейны субүләрендә[1] урнашкан. Су өслеге катлаулы формада. Күлнең озынлыгы 470 м, киңлеге 250 м. Су өслеге мәйданы 8 гектар. Уртача тирәнлеге 3 м. Күлнең ярлары текә, ташлы, террасланган һәм сулык өстеннән 40-60 м га күтәрелә. Төньяк яры исә сөзәк, салмак кына су җыюга сөзәгәя бара.
Гидрология
Күлнең күләме 400 мең м³. Җир асты сулары белән тотрыклы тулылана. Суы төссез һәм исез, катылыгы 1 ммоль/л дан кимрәк, минерализациясе 160 мг/л, үтә күренмәлеге 40 см. Суның химик тибы гидробонатлы кальций.
Су яткылыгы ял итү һәм хуҗалык-көнкүреш ихтыяҗлары өчен файдаланыла.[2] 1978 елда Татарстан Республикасының табигать һәйкәле дип танылган.[1]
Чыганаклар
Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии.
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
- Главный редактор Щеповских А. И. Государственный реестр особо охраняемых природных территорий в Республике Татарстан, издание второе [недоступная ссылка — история]. Кабинет Министров Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2010.(үле сылтама)