Мурманск дәүләт техник университеты

Мурманск дәүләт техник университеты (рус. Мурманский государственный технический университет) — Мурманск өлкәсенең иң зур фәнни-мәгариф үзәге. Составына 3 институт, 3 факультет һәм 3 филиал керә.

Мурманск дәүләт техник университеты филиалларына шулай ук И. Месяцев исемендәге Мурманск диңгез балык сәнәгате көллияте һәм Архангельск диңгез балык сәнәгате техникумы керә. Укыту диңгез һәм инженер-техник профильле 100 дән артык белем бирү программасы буенча алып барыла. Университетта инженерлар гына түгел, урта звено белгечләрен дә әзерлиләр.

Хәзерге вакытта университетта 6 меңгә якын курсант һәм студент белем ала.

Университетны гамәлгә куючы һәм милекчесе булып Россия Федерациясе тора. Россия Федерациясе исеменнән гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен Балыкчылык буенча федераль агентлык (алга таба – гамәлгә куючы) гамәлгә ашыра.

Университетка тапшырылган мөлкәткә карата милекченең функцияләрен һәм вәкаләтләрен Россия Федерациясе исеменнән Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә гамәлгә куючы, шулай ук Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык (Росимущество) гамәлгә ашыра.

Тарих ( элеккеге исемнәре)

  1. Мурманск югары дингез училищесы (1950-1969)
  2. Мурманск югары Инженер-диңгез училищесы (1969-1975)
  3. Ленин Комсомолы исемендәге Мурманск югары диңгез училищесы (1975-1992)
  4. Балык промыселы флоты Мурманск дәүләт академиясе (1992-1996)

Диссертация советлары[6]

  1. 307.009.01 К
    1. Икътисад һәм халык хуҗалыгы белән идарә итү. Д 307.0009.01
    2. Ит, сөт һәм балык продуктлары һәм салкын җитештерү технологиясе. Азык-төлек җитештерү процесслары һәм аппаратлары. Д 307.009.02
    3. Су транспортын эксплуатацияләү, йөрү. Д 307.009.03

Искәрмәләр

  1. ROR Data — v1.19 — 2023. — doi:10.5281/ZENODO.7644942
  2. https://apps.db.ripe.net/search/lookup.html?source=ripe&key=95.54.199.0%20-%2095.54.199.255&type=inetnum
  3. Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
  4. GRID Release 2017-05-22 — 2017-05-22 — 2017. — doi:10.6084/M9.FIGSHARE.5032286
  5. Directory of Open Access Journals — 2003.
  6. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-11-20, retrieved 2018-11-24 

Тышкы сылтамалар

Төркемнәр