Мыкола Бажан
Мыкола Бажан (укр. Микола Платонович Бажан, 9 октябрь 1904, Каманича, Подолия губернасы, Рәсәй империясе — 23 ноябрь 1983, Киев, Украин ССР, ССРБ) — украин шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе. Украина ФА академиге (1951). Украина совет энциклопедиясе баш мөхәррире (1958-1983). «Унҗиденче патруль» исемле беренче шигъри җыентык 1926 елда басылган. «Биналар» (җыентык, 1929), «Һофман төне» (1929), «Сукырлар» (1929-1932) тарихи әсәрләрендә яхшылык белән яманлык арасында каршылык тасвирланган. «Англия тәэссоратлары» (1948), «Уйлар һәм хатирәләр» (1983) әсәрләре халыклар дуслыгы, тынычлык өчен көрәш темасында.
Искәрмәләр
- ↑ Нәфис сәнгать архивы — 2003.