Мәншүк Мәметова

Мәншүк (Мансия) Жиенгали кызы Мәметова (каз. Мәншүк Жиенғалиқызы Мәметова, рус. Маншук Жиенгалиевна Маметова; 23 октябрь 1922, Җиекком, Көнбатыш Казакъстан өлкәсе — 15 октябрь 1943, Невель, Тверь өлкәсе) — Калинин фронтының 100 нче аерым укчылар бригадасы пулемётчигы, гвардия өлкән сержанты. Советлар Союзы Герое исеме бирелгән беренче казакъ хатын-кызы.

Тәрҗемәи хәле

Мәншүк Мәметова 1922 елның 23 октябрендә Урал губернасының Урда районы (хәзер Казакъстан Республикасы территориясе) Җиекком авылында туа[1]. Казакъ[2], шәркеш нәселеннән[3][4]. Тугач кушылган исеме - Мансия. Балачакта үз туганнарының өендә командировка вакытында кунакка килгән баласыз табиб-инфекционистлар гаиләсе — Әминә һәм Әхмәт Мәметовлар кызлыкка ала (казакъ гаиләләрендәге йола буенча, олы баланы өлкәнрәк туганнарына тәрбиягә бирү гадәте була, Мансияне кызлыкка алучыларның үз балалары булмый).

Әтисе Женсагали һәм әнисе Тойышла, югары белемле Мәметовларның гаиләсе кызларына тиешле белем һәм якты киләчәк бирә алыр, дип саныйлар. Мансияне кызлыкка алган әнисе кечкенә кызына иркәләп «Моншақ», «Моншагым» («энҗе бөртегем, мәрҗәнем» дигән мәгънәдә) дип эндәшә. Фаразларның берсе буенча, кызның «Моншақ» сүзен әйтергә теле әйләнми, аннан бары тик «Мәншүк» дип кенә чыга, һәм соңрак бу исем документларда да теркәлеп кала.

Ул елларда табиб-инфекционистларга эш җитәрлек була, шуңа күрә гаилә еш күченеп йөри — башта Саратов өлкәсендә, аннары Мангышлакта эшлиләр, соңрак Әхмәт Мәметовны Җаек шәһәрендә өлкә сәламәтлек саклау бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр (хәзерге вакытта Мәметовларның Җаектагы өендә Мәншүк музее урнашкан). 1930 еллар уртасында әти-әниләре Алма-Атага күчәләр, анда Мәншүк эшче факультетын, медицина институтының ике курсын тәмамлый. Казах ССР халык комиссары аппаратында Совнарком Рәисе урынбасары секретаре булып эшли.

1938 елда Әхмәт Мәметов «Алаш-Урда»ның көнбатыш канатының элеккеге эшлеклесе буларак кулга алына. Кулга алынганнан соң күп тә үтми аны атып үтерәләр, ләкин туганнары аның язмышы турында озак вакытлар белми. Кызлыкка алган әнисе Әминә кызына анкеталарда бары тик үзенең туган әти-әнисен генә күрсәтергә киңәш итә: «Барысына да үз әти-әниеңнең Җиенгали белән Тойылша булуын һәм аларның Урдада вафат булуларын әйт!» — ди. Ләкин Мәншүк үстергән әтисенең гаепсезлегенә ышана һәм фамилиясен үзгәртми. Ул әтисенең намуслы исеме өчен көрәшергә курыкмый һәм Сталинга өч хат яза, аларда әтисенә яла ягылуын расларга тырыша. Шул ук вакытта аның Урдадагы үз әтисен дә ашлык урлауда гаеплиләр һәм ул да күп тә үтми төрмәдә һәлак була[5].

Советлар Союзы Герое исеме өлкән сержант Мәметова Мәншүк Жиенгали кызына 1944 елның 1 мартындагы ССРБ Югары Советы Президиумы Указы белән бирелә. Ул Казакъстаннан әлеге югары бүләккә лаек булган беренче кыз була.

1942 елның сентябреннән Кызыл Армия сафларында: башта 100 нче Казакъ аерым укчылар бригадасы штабы писаре (1943 елның 8 декабрендә ул 1 нче укчылар дивизиясе итеп үзгәртеп корыла. Соңрак дивизия Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә, аңа «Брест» почетлы исеме бирелә), аннары шәфкать туташы була. Фронтта пулеметчылар курсларын тәмамлый һәм саф частена пулемет расчетының беренче номеры итеп билгеләнә.

1943 елның 15 октябрендә Невель шәһәрен азат итү өчен барган авыр сугышларда (Невель һөҗүм операциясе), өстенлекле биеклекне саклаганда, пулемет расчетыннан ялгызы гына калып һәм башына кыйпылчык тиеп каты яраланган хәлдә, дошманның 70 солдатын юк итә[6][7] һәм батырларча һәлак була.

Невельдә җирләнгән[1].

Бүләкләре

СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 1 мартындагы указы белән гвардия өлкән сержанты Мәметова Мәншүк Җиенгали кызына үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә[8]. Ул Казакъстаннан әлеге югары бүләккә лаек булган беренче кыз була[6].

Исемен мәңгеләштерү

Әдәбият һәм кинематограф

  • М. Мәмәтовага М. Хәкимҗанованың «Мәншүк» поэмасы багышланган[6].
  • 1969 елда режиссер М. С. Бегалин А. С. Кончаловский сценарие буенча «Мәншүк турында җыр» («Песнь о Маншук») нәфис фильмын төшерә. Мәншүк ролен Н. У. Аринбасарова башкара.
  • 2022 елда 6 серияле «Мәншүк» телесериалы төшерелә. Ул шул ук елның декабрендә «Хабар» телеканалында күрсәтелә, төп рольне актриса Зухра Сайпи уйный.

Урамнар һәм уку йортлары

Герой кызның хөрмәтенә түбәндәге объектлар аталган:

  • Шымкент шәһәрендә: 35 нче мәктәп һәм урам;
  • Тараз шәһәрендә: 27 нче мәктәп;
  • Алматы өлкәсе Ескелде районының Шымыр авылында: урта мәктәп;
  • Алматы шәһәрендә: 28 нче техник лицей һәм үзәк урамнарның берсе;
  • Көнбатыш Казакъстан өлкәсе Бөкәй ордасы районының Сайхин авылында: мәктәп һәм үзәк урамнарның берсе;
  • Орал (Уральск) шәһәрендә: үзәк урамнарның берсе.

Һәйкәлләр һәм география

  • Алматы: Үзәк скверда сугыш геройлары булган казакъ кызлары — Мәншүк Мәмәтова белән Алия Молдагуловага парлы бронза һәйкәл куела. Шулай ук Алматыдан көньяктарак, Кече Алматы тармагының төп сыртында Мәншүк Мәмәтова исемендәге тау түбәсе урнашкан.
  • Невель (Россия): 1978 елдан бирле шәһәрдә М. Мәмәтовага һәйкәл тора һәм бер урам аның исемен йөртә. 2010 елның 1 маенда әлеге һәйкәл яңартыла[9].
  • Җаек: 1988 елда М. Мәмәтова исемендәге мәйданда аңа һәйкәл куела. Аның биеклеге - 5 метр һәм авырлыгы - 8 тонна. 2017 елда аны Бөек Ватан сугышының өч герое — Мәншүк Мәмәтова, Алия Молдагулова һәм Хиуаз Доспановага багышланган «Казакъ халкының данлыклы кызлары» исемле яңа һәйкәлгә алыштыралар[10][11].

Музейлар һәм башка объектлар

  • Йорт-музей: Орал шәһәрендә Сарайшык урамы, 51 нче йорт адресы буенча М. Мәмәтованың йорт-музее («М. Мәмәтова исемендәге Мемориаль музей» дәүләт учреждениесе) урнашкан. Әлеге музей нигезендә 2010 елда Актүбә (Актобе) шәһәрендә дә Мәншүк музее ачыла.
  • Тегү фабрикасы: Астанадагы бердәнбер тегү фабрикасы Мәншүк Мәмәтова исемен йөртә.
  • Истәлекле тәңкә: 2022 елда Казакъстан Банкы 100 тенге истәлекле тәңкә чыгара.

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 Мәншүк Мәметова «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә
  2. ↑ Герой Советского Союза Маметова Маншук Жиенгалеевна :: Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2015. Архивировано 25 июль 2002 года.
  3. ↑ Қазақтың қаһарман қызы Мәншүк Мәметова. От кешкен тағдыры 2020 елның 30 гыйнвар көнендә архивланган.
  4. ↑ Мәншүктің сүрленген суреті
  5. ↑ Смирнова Н. Бусинка в ожерелье Победы // Информбиржа : газета. — 2019. — № 51 (1328).
  6. ↑ 1 2 3 Красная звезда, 2020
  7. ↑ “Kazakhstan History” portal (ингл.). e-history.kz. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 гыйнвар 2018. Архивировано из оригинала 25 гыйнвар 2018 года.
  8. ↑ Архивные материалы ЦАМО. Ф. 33. Оп. 686043. Д. 21. Л. 1—11.
  9. ↑ В Невеле открыли обновлённый памятник защитнице города Маншук Маметовой Архивная копия от 7 май 2010 на Wayback Machine.
  10. ↑ В Уральске открыли памятник трем героям ВОВ. Мой город (26 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июль 2017. Архивировано 27 март 2019 года.
  11. ↑ Кайнеденова А. Украденными из музея экспонатами Маншук Маметова никогда не пользовалась Архивная копия от 20 февраль 2016 на Wayback Machine // Мой Город, Май 22, 2014.

Әдәбият

  • Маметова Маншук Жиенгалиевна // Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — С. 31. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
  • Чечеткина О. Батыр Маншук // Героини. Вып. I. (Очерки о женщинах — Героях Советского Союза). — М.: Политиздат, 1969.
  • Халимульдина А. И. (Прокопенко), Халимульдин А. К. Звездный час Маншук. — Алма-Ата: Жалын, 1985. — 400 с.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Мәншүк Мәметова