Мөхәммәт Идрисов (1882)

Мөхәммәт Идрисов (Мөхәммәт Ибраһим улы Идрисов, — ) — полиграфист, хаттат, иң беренче һөнәри татар китап рәссамнарының берсе. Шәрекъ хаттатлык сәнгатен Төркиядә, Лөбнанда, Мисырда (1905) өйрәнгән, осталыгын Алманиядә (1911) камилләштергән. Иң беренче булып күп төстә бастыруны тормышка ашырган. ССРБның төрки халыклары (Урта Азия, Казакъстан, Төньяк Кавказ) өчен шрифт үрнәкләрен булдырган.