Мөхәммәт Ирзин
Мөхәммәт Ирзин (Мөхәммәт Габдулла улы Ирзин, — ) — патофизиолог, медицина фәннәре докторы (1958), профессор (1959). ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1964, 1971). Андрей Адо шәкерте. 1941-1945 елларда эвакогоспиталь башлыгы (Нурлат). Казан стоматология (1948-1953, бер үк вакытта проректор) һәм медицина (1953-1978, 1953-1959 елларда уку-укыту эшләре буенча проректор) институтларында патология кафедрасы мөдире. Хезмәтләре аллергик реакцияләр механизмын өйрәнүгә карый.[1]